Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өченче яшь

Аны һәр йортта көткәннәр

Тукай авылыннан Хәдичә Бикмурзина кунакларны - район башлыгы урынбасары Ләйсән Галееваны һәм Песәй җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәммәтгалиевны шатланып каршылады. Алар тантана хуҗасына Россия Президенты Владимир Путинның исемле открыткасын, Валерий Чершинцевтан бүләк тапшырдылар. - Урамда суык булса да, сез йортыбызга җылы алып килдегез, олы кешене хөрмәт иттегез, - диде юбиляр. Х.Бикмурзина...

Тукай авылыннан Хәдичә Бикмурзина кунакларны - район башлыгы урынбасары Ләйсән Галееваны һәм Песәй җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәммәтгалиевны шатланып каршылады. Алар тантана хуҗасына Россия Президенты Владимир Путинның исемле открыткасын, Валерий Чершинцевтан бүләк тапшырдылар.

- Урамда суык булса да, сез йортыбызга җылы алып килдегез, олы кешене хөрмәт иттегез, - диде юбиляр.

Х.Бикмурзина сугыш еллары михнәтләрен татый, тыныч вакытта колхозда эшли, аннан соң хат ташучы була. Аны һәр йортта көтеп алалар..

- Сумкам күтәрә алмаслык авыр иде, - дип исенә төшерә Хәдичә әби. - Авыл халкы газета-журналлар алдырды, көн саен дистәләгән хат һәм телеграммалар килде.

Хәзер Хәдичә Гыйбадулловна улы Марс һәм килене Тәнзилә тәрбиясендә яши, көн саен сугышларсыз тормыш, лаеклы картлыгы өчен Ходайга рәхмәт әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев