Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өченче яшь

Бөек Ватан сугышында катнашучы Әһлиев Зәйнак Әһлиевич 95 яшьлек юбилеен билгели

Туган көне белән ветеранны туганнары һәм якыннары котлады

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Әһлиев Зәйнак Әһлиевич 
95 яшьлек юбилеен билгели. Ул Бәзәкә авылында 1927 елда дөньяга килгән. 1944 елда Бондюг район хәрби комиссариаты белән мобилизацияләнгән. Өлкән лейтенант. Балтыйк буе хәрби төбәге частьләрендә хезмәт итә. 

Юбилее белән ветеранны район җитәкчесе Радмир Беляев, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева, районның хәрби комиссары Сергей Залуженко котладылар. 
Бәйрәм табыны янына туганнары һәм якыннары җыелды. Барысы да кадерле кешеләренә изге теләкләр юлладылар. Әһлиевларның дүрт бала, 4 онык һәм 4 оныкчыклары бар. Зәйнак Әһлиевич өлкән яшьтә булуына карамастан үзен яхшы хис итә, укырга, үзенең фотоальбомын карарга ярата. Ул РСФСР агарту отличнигы һәм «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медальләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев