Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өченче яшь

Фәймә Вафина: “Әти-әнине беркем дә алыштыра алмый”

Менделеевскида яшәүче Фәймә Вафина 90 яшен билгеләде. Тыл хезмәтчәнен истәлекле юбилее белән башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Александр Белоногов, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина котладылар, РФ Президенты Владимир Путинның исемле открыткасын, район башлыгы Валерий Чершинцевтан открытка, чәчәк һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Фәймә Минһаҗетдиновна бик иртә ятимлек ачысын татый:...

Менделеевскида яшәүче Фәймә Вафина 90 яшен билгеләде.

Тыл хезмәтчәнен истәлекле юбилее белән башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Александр Белоногов, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина котладылар, РФ Президенты Владимир Путинның исемле открыткасын, район башлыгы Валерий Чершинцевтан открытка, чәчәк һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Фәймә Минһаҗетдиновна бик иртә ятимлек ачысын татый: әнисе бәбидән үлә, әтисе фронтта һәлак була.

- Без, өч туган, ата-ана кайгыртуыннан һәм назыннан башка үстек, - дип күз яшьләре аша искә төшерә ул. - Шуңа күрә мин һәрвакыт һәм һәркемгә әйтәм: "Әти белән әнине берәү дә алыштыра алмый".

Ветеранның хезмәт биографиясе Карпов исемендәге химзавод белән бәйле. Ф.Вафина силикат һәм әче күкертле кислота цехларында эшли, Мактау грамотасы, "Тугызынчы бишьеллык ударнигы" билгесе белән бүләкләнгән.

- Безнең әби изге күңелле, кайгыртучан, - дип сөйли оныгы Альбина, - "әби" дигәч һәрвакыт тәмле өчпочмаклар, шәңгә һәм пироглар күз алдына килеп баса.
Фәймә Минһаҗетдиновна барысына да җылы сүзләр һәм котлаулар өчен рәхмәт әйтте, сугыш чорысы баласы вәкиле буларак, аяз күк йөзе теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев