Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өченче яшь

Хезмәт ветераны район газетасы белән тормыш буйлап атлый

Һәр җомга иртәсендә ул беренчеләр санында газетаның яңа номерын алырга килә .

Вәсимә Вәлиева гомере буе «Менделеевск яңалыклары»н укый. Хезмәт ветераны 2022 елның 19 сентяберендә газетабыз сыман 86 яшен билгеләячәк икән. Ул туган районының газетасы турында истәлекләре белән бүлеште. 


−Район газетасын әтием – Кашаф Вәлиев яздырып ала иде. Ул вакытта газета «Стахановец» дип аталганын хәтерлим. Әти яңа газетаның һәр битен җентекләп укый торган иде, безне дә китап, газеталарга хөрмәт белән карарга өйрәтте. Мин дә газетаны гомер буе яздырып алам. Башыннан ахырына кадәр укыйм. Элегрәк аерым журналистларның язмаларына игътибар бирә идем. Розы Шәрәфиеваның язмаларын яратып укыдым. Хәзер газета тагын да матурланды, фотографиялар күбрәк. Шулай да басма кызыклы булып кала бирә. Кызларга хезмәтләре өчен рәхмәт, − дип җылылык белән газета турында уй-хисләре белән бүлеште ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев