Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өченче яшь

Кыңгырау пенсионерлар өчен дә чыңлады

4 нче мәктәптә Россия пенсионерлар Союзы җирле бүлекчәсенең чыгарылыш кичәсе булды. Чара 4 нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Кривилёва сәламләве һәм балалар хоры чыгышы белән башланды. Бүлекчә җитәкчесе Розия Бикметова узган елның октябрь аеннан 2017 елның апреленә кадәр башкарылган эшләргә йомгак ясады, ирешелгән уңышларга тукталды һәм киләчәккә...

4 нче мәктәптә Россия пенсионерлар Союзы җирле бүлекчәсенең чыгарылыш кичәсе булды.

Чара 4 нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Кривилёва сәламләве һәм балалар хоры чыгышы белән башланды.
Бүлекчә җитәкчесе Розия Бикметова узган елның октябрь аеннан 2017 елның апреленә кадәр башкарылган эшләргә йомгак ясады, ирешелгән уңышларга тукталды һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.

- "Өченче яшь Университеты" социаль проекты пенсионерлар арасында зур популярлык казанды. Безнең районда да мәгариф программалары буенча өлкән буын вәкилләрен укыту оештырыла, шул исәптә махсус компьютер программасы буенча. Проектның девизы - гыйлем аша тормыш сыйфатын яхшырту. Әлеге Университет өлкәннәргә төрле яклап камилләшергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләде Р.Бикметова. - Җиде ай дәвамында пенсионерлар күңелләренә охшаган шөгыльләр белән мәшгуль булдылар, бу уңайдан алар өчен алты төрле факультет эшчәнлеге оештырылды. 58 пенсионер компьютер грамотасы нигезләрен үзләштерде. дүрт төркемнең икесе - поселокта яшәүче пенсионерлар. 144 сәгатьлек программаның 72се "Кулай интернет" программасы буенча үткәрелде (педагоглары Альбина Исламова һәм Татьяна Гришина).

Хокук белемнәре мәктәбендә чыгарылышлар актуаль мәсьәләләргә лекцияләр тыңладылар. Аларга закон нигезләре аңлатылды, шәхси юридик консультацияләр бирелде (Р.Бикметова). Лариса Кривилева җитәкчелегендәге "Туган як тарихы" факультетында район оешуга һәм аның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр белән очрашулар уздырылды. "Сәламәт яшәү рәвеше" факультетында (Тәнзилә Шәйхулова) пенсионерлар атнага өч мәртәбә "Химик" спорт комплексында табиб С.Бубновский алымы белән шөгыльләнделәр. "Бакча һәм дизайн"да (Роза Йосыпова) бакчачылык серләренә өйрәнәләр. "Шәхес психологиясе" факультеты (Елена Мещерякова) өлкәннәргә рух күтәренкелеге бирде.

Кичә дәвамында өченче буын вәкилләре арасында иң яхшылар билгеләнде.

Җыелганнарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров, Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Раушан Иштанова, укытучылар котладылар һәм киләчәктә белем эстәргә теләүче пенсионерларның сафлары тагын да артуын, тән саулыгы, иминлек теләделәр.

- Актив тормыш белән яшәүче пенсионерларның бергә булулары һәм бердәмлеге күңелдә соклану тудыра. Бу төркемне аралашу Университеты дияргә дә мөмкин. Аларны әйдәп баручы остазлары Р.Бикметова көн саен диярлек яңа фикерләр һәм планнар белән янып яши. Шәһәрдә бер генә чара да өлкән буын вәкилләре катнашыннан башка узмый. Авылларда да компьютер грамотасына өйрәнү башланды, - дип билгеләде Раушан Камилевна.

Бу көнне факультетлар педагоглары, шулай ук иң актив пенсионерлар Рәсинә Данилова, Әлфия Галләмова, Татьяна Биктимерова, Нина Мурзина, Сәкинә Гыймазова, Вәсимә Закировага грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Пенсионерлар Союзының аеруча актив әгъзасы дип Гөлсияр Сошенко танылды. Залдагыларга истәлеккә блокнот һәм ручкалар өләшенде.

Ахырда Татьяна Прохорова һәм Т.Биктимерова бердәм, тату коллектив турында шигырьләр укыдылар. Фотолар һәм кул эшләре күргәзмәсе, Розия Назировна яңгыраткан соңгы кыңгырау чыңы күркәм чараның бизәге булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев