Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өченче яшь

Пенсионерлар тормышы

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова йогынтысында Өченче яшь Университетының хокук белемнәре мәктәбендә табиб-невролог Нияз Гайнетдинов белән очрашу узды.

Пенсионерлар белән әңгәмә барышында Нияз Наилевич баш мие авырулары белән бәйле проблемаларга тукталды.

– Соңгы вакытта инсульт «яшәрә», – дип игътибарны юнәлтте ул. – Ягъни, элек әлеге авыру 50-60 яшьлек кешеләрдә күзәтелсә, бүгенге көндә ул егерме яшьлекләрдә дә очрый.

Нияз Наилевич җыелганнарга, авырудан саклану чаралары, кешегә үзвакытында ярдәм күрсәтү, табибка мөрәҗәгать итү һәм ашыгыч ярдәм чакыру турында сөйләде. Аннан соң тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев