Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өченче яшь

«Поселок» ТИСында көмеш яшьтәге кешеләрне котладылар

Шулай итеп, поселоклылар Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чараларын ачтылар.

Тантаналы чара 2 нче мәктәптә узды. Мәгариф учреждениесе белем йорты ролен генә үтәп калмый, балалар һәм өлкән буын бергәләп эшләгән урын буларак та файдаланыла. Бәйрәмнәр, тематик кичәләр, акцияләр – барысы да уртак тырышлык белән үткәрелә. Моның шулай булуын Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы да раслады.
Җыелганнарны район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Ханзаров котлады. Ул өлкән буынның бай тәҗрибәсен һәм аларның үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге ролен билгеләде.
Шәһәр Советы депутаты Алёна Мокеева һәм «Поселок» ТИС рәисе Екатерина Кузнецова да тамашачыларга мөрәҗәгать иттеләр.
Мәктәп укучылары әби-бабайларны ихластан котладылар, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук музыкаль номерларны балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм укытучылары бүләк итте. Өлкән буын вәкилләре дә читтә калмады. ТИС активистлары Людмила Колпакова, Рәшидә Терентьева һәм Светлана Һадиуллина тамашачыларны көлкеле миниатюралары белән сокландырдылар, Рәис Хәйретдинов җырын зирәк яшьтәге ханымнарга багышлады. Алып баручылар интерактивлар һәм тамашачылар белән җанлы әңгәмә үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев