Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Солдатка посылка: балалар кулы белән бәйләнгән оекбаш

    Тыл хезмәтчәне Тәзкирә Гарипова 90 яшен билгеләде. Кунакларга ул язмышы турында сөйләде, гаиләсенең сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны ничек кичерүе турында бәян итте. Юбилярның йортына туганнары - сеңлесе Галия Исрафилова, туганының кызы Миңнегөл Шәрәфетдинова, оныгы Гүзәлия Вәлиулина җыелды. РФ Президенты Владимир Путиннан һәм район башлыгы Валерий Чершинцевтан котлау открыткаларын,...

    Тыл хезмәтчәне Тәзкирә Гарипова 90 яшен билгеләде. Кунакларга ул язмышы турында сөйләде, гаиләсенең сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны ничек кичерүе турында бәян итте.

    Юбилярның йортына туганнары - сеңлесе Галия Исрафилова, туганының кызы Миңнегөл Шәрәфетдинова, оныгы Гүзәлия Вәлиулина җыелды. РФ Президенты Владимир Путиннан һәм район башлыгы Валерий Чершинцевтан котлау открыткаларын, чәчәк һәм истәлекле бүләкне башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Александр Белоногов тапшырды. Ул Тәзкирә Гариповнага ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

    - Әни сугышка кадәр үк алты бала белән тол калды. Авыр яшәдек, ачлыкны да, ялангачлыкны да кичердек. Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде, - дип искә ала ветеран.
    Тәзкирә апа 1947 елга кадәр колхозда хезмәт куя, аннан Пермь якларына торф эшенә китә, егерме елдан артык гомерен төзелешкә багышлый. 1972 елда шәһәргә кайтып, СМУ-35тә эшли.

    - Икенче сыйныфта укыганда ук хезмәтемне башладым. Фермага йөри идек, һәр укучыга бер бозау бирәләр, без аларны тәрбиялибез. 12 яшьтән әнигә ияреп уракка төштек. Ул вакытта электр юк, керосин ягабыз, шартламас өчен аш тозы кушабыз һәм апа белән солдатларга оекбашлар, өч бармаклы перчаткалар бәйлибез. Һәр көнне фронтка посылка җибәрә идек, - дип күз яшьләре аша сөйли юбилярның сеңлесе 85 яшьлек Галия Исрафилова.

    Галия Гариповна шуннан бирле тегәргә һәм чигәргә ярата. Туганнарын һәм якыннарын матур эскәтерләр, салфеткалар, бәйләнгән тапочкалар белән сөендерә. Галия апа шәһәрдә хөрмәтле абыстай, Коръәнне яттан белә.

    - Безне, сугыш чоры балаларын онытмавыгыз өчен рәхмәт, сезне һәрвакыт кунакка көтеп калабыз, - диде тантана хуҗасы Тәзкирә апа.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: