Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты

«Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.

Видеоларның асылы – кечкенә яшьтәге балалар белән татар әлифбасын кызыклы итеп, уйный-уйный үзләштерү. Барлык сынауларны үтәргә, балаларга әлифбаны күңелле итеп өйрәтергә Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Гәрәев һәм аның кызы Зөбәйдә Гәрәева ярдәм итә.
 Беренче сезонда геройлар һәр хәрефне аерым тема аша өйрәнде. “Урласаң, алдасаң ни була?”, “Өлкәннәр янында үзеңне ничек тотарга?”, “Нинди ягымлы сүзләр бар?”, “Урманга ялгызың барырга ярыймы?” кебек сорауларга җавап таптылар.
Икенче сезон исә «Күңелле әлифба. Укырга өйрәнәм» дип атала. Ул «КидСпейс» балалар үзәгендә төрле һөнәрләр үзләштереп, шул арада иҗекләр төзергә өйрәтүгә багышланган. Инде хәрефләр, авазлар өйрәндек, иҗекләр төзедек, хәзер нишләргә? Дөрес! Әлеге иҗекләрдән сүзләр төзергә кирәк! Әлбәттә, уйный-уйный өйрәнсәң, җиңелрәк була. Бу юлы проектны әзерләүчеләр тагын кызыклы алым уйлап тапканнар. Балалар төрле темаларны өйрәнеп, әлеге темага кагылышлы сүзләрне үзләштерәләр. Мәсәлән, беренче чыгарылышта https://www.youtube.com/watch?v=1Y1ZYYESKxI (13нче сан белән кертелгән) балалар алма һәм алмагач сүзе  белән танышалар, аны әйтергә өйрәнәләр. Ә икенче чыгарылыш бөҗәкләр темасына багышланган. Нинди бөҗәкләр була, алар кайда яши – барлык сорауларга җавап – яңа видеода! Монда әле тагын бер кызыклы яңалык көтә! Нинди яңалыкмы? Анысын видеодан белерсез! «Күңелле әлифба» YouTube каналына рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X