«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.
Җыр сүзләренең авторы – балалар язучысы Әминә Бикчәнтәева, көен композитор Әнвәр Бакиров иҗат иткән. Әминә Бикчәнтәева – татар балалар әдәбиятына бик күп әсәрләр бүләк иткән язучы. Аның шигырьләре җиңел укыла, бер укый башлагач, аерылып та булмый. Әлеге шигырьләрендә шагыйрә табигатьне җанлы итеп сурәтли. Геройлар җанланып сөйләшәләр, һәр хайван, кош-корт телгә килеп, бала белән аралаша, аны матурлыкны күрергә, сакларга өйрәтә.
«Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм. «СалаваTik»лар башкаруындагы «Әпипә» җыры интернетта 100 000 карау җыйды. Икенчедән, бүген «Бәтиләр» җыры чыкты. Һәр җырны балаларга тәкъдим итү ул бер бәйрәм кебек. Сабыйлар яңа җырларны шулкадәр зарыгып көтеп ала. Мин һәрвакыт, яңа җырны тәкъдим иткәндә, бераз гына борчылам. Тамашачылар аны ничек кабул итәр? Бу видеоны ошатырлармы? Җырның сүзләрен истә калдыра алырлармы? Менә шундый сораулар килеп баса. Ә «Бәтиләр» җыры өчен борчылырга урын юк. Сүзләре дә җайлы, бик җиңел. Әминә Бикчәнтәеваның теле йомшак. Көен әйтәсе дә юк. Аны мин дә балачактан җырлап үстем. Бүгенге һәр татар баласы бу җырны белеп үсәргә тиеш», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
«СалаваTik»лар үзләре дә җәнлекләр, хайваннар турында язылган җырларны җырлавы бермә-бер күңелле диләр. «Мин каникулларны түземсезлек белән көтеп алам. Авылга әбием янына кунакка кайткач, көтүдән сыерларны, сарыкларны каршы алырга яратам. Быел бәтиләрне көтүдән «җырлап» кына каршы алырбыз инде!» – ди, шаяртып, җырчы кызыбыз Эмилия Гарифҗанова.
1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында узачак концерт программасында да «СалаваTik»лар нәни дусларына «Бәтиләр» җырын башкарачак. Ә тамашага килгән укучылар аларга кушылып рәхәтләнеп җырлый һәм бии алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.6400
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.5000
-
23 июнь 2022 - 11:02Укучылар Менделеевск урамнарын рәткә кертәләр Шәһәр яшьүсмерләре өчен җәй - ял гына түгел, ә эшкә сәләтләрен күрсәтү һәм бераз акча юнәтү вакыты да.7500
-
22 июнь 2022 - 15:53Кайгы һәм хәтер көнендә менделеевлылар мәңгелек ут янынына җыелдылар Җыелучылар Ватаннары өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар.6700
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5700
-
22 июнь 2022 - 08:59Менделеевск районында 33 ишегалды төзекләндерелә Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла8700
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10700
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12700
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.5000
-
21 июнь 2022 - 09:31Радмир Беляев: «Пляж мәсьәләсе киләсе елда хәл ителәчәк»2023 елда пляжда заманча уңайлы шартлар булдыру өчен 70 миллион сум бүленәчәк.10600
-
20 июнь 2022 - 13:27Уртача тәүлеклек температурасы 19 градус булачак Метеорологлар республикада җәй айларына мониторинг тәкъдим иттеләр.13600
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12700
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика