Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды

Хәрби түрә бүләккә илнең оборона сәләтен ныгытудагы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Россия Фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Оборона министрлыгы инспекторлар идарәсе генераль инспекторы Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлеге белән котлады һәм аңа Александр Невский орденын тапшырды. Бу хакта хәрби ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин үз указы белән Мәхмүт Гәрәевне илнең оборона сәләтен ныгытудагы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләде.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, генерал актив рәвештә эшләвен дәвам итә. Ул галим һәм публицист буларак чыгыш ясый, Хәрби фәннәр академиясе белән уңышлы идарә итә.
Мәхмүт Гәрәев, Бөек Ватан сугышында хәрби түрә буларак, өч фронтта – Көнбатыш, 3нче Белоруссия һәм 1нче Ерак Көнчыгыш фронтларында сугыша. Берничә тапкыр яралана һәм контузия ала. Сугыштан соң хезмәтен армиядә дәвам итә, алты локаль сугышта һәм хәрби бәрелешләрдә катнаша. Аерым алганда, Мисырда 1970-1971 һәм Әфганстанда 1989-1990 елларда баш хәрби киңәшче була. 1984 елдан СССР Хәрби Көчләре Генераль штабы җитәкчесе урынбасары вазифасын били. 1992 елда отставкага чыга.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 апрель 2021 - 16:01Цветаевский пирогы рецепты Пирогка ни өчен андый исем бирелүе турында төгәл мәгълүмат юк. Әмма аның сеңелләре — Марина һәм Анастасия Цветаевалар ХХ гасыр башында алма пирогы пешергән һәм кунакларны сыйлаган дигән имеш-мимеш бар.3400
-
14 апрель 2021 - 14:50Җиңү бәйрәмен чиста шәһәрдә каршылыйк Районда 14 апрельдә санитар-экологик ике айлык башланды.3900
-
14 апрель 2021 - 14:492 нче мәктәп эшчәнлеге Директор Михаил Яковлев сүзләренчә, хәзерге вакытта мәктәптә 210 укучы белем ала.3900
-
14 апрель 2021 - 14:48Чиратагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды Узган шимбәдә «Юность» район мәдәният йорты мәйданында иртә белән сәүдә рәтләре җәелдерелде.4900
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.8600
-
12 апрель 2021 - 16:29Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева коронавирустан прививка ясатты Бүген район халкының 46сы вакцина ясатты, шул исәптә Ләйсән Камилевна.7800
-
12 апрель 2021 - 15:34Күренекле галим Альта Мәхмүтова вафат Галимә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнде.10400
-
12 апрель 2021 - 15:33Камайда яшәүче Миннеасия Тимершина 90 яшен билгеләде Хезмәт һәм сәүдә ветераны берүзе генә яши.8600
-
14 апрель 2021 - 15:58Менделеевскида «Безнең ишегалды» программасы турында сөйләшү һәм фикер алышу буенча җыеннар башландыХимиклар урамының 2 йорты янында балалар мәйданчыклары барлыкка киләчәк.4300
-
12 апрель 2021 - 16:31МЧС Менделеевскидагы дача участокларын су басу турында хәбәр иттеКаенлык янындагы бакча ширкәте су басу зонасында калды.8000
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17800
-
8 апрель 2021 - 13:05Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзерме? Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек торышын тикшерде.13400
-
8 апрель 2021 - 15:39Мини-футбол буенча Беренчелек узды 5-7 апрель көннәрендә «Батыр» спорт мәктәбендә гомумбелем мәктәпләре укучылары-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Беренчелек узды.13300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика