Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

12 килограммлы җәен

«MENDELFISH» клубын оештыручы балык тотучы-спортчы Айдар Зарипов бу юнәлештә уңыш серләре турында сөйләде.

– Балык тоту буенча фестиваль үткәрүләре турында белдем. Беренче мәртәбә «KAMFISH» клубы ярышларында катнаштым, кышын мормышкага балык тотуда өченче урынны яуладым. Соңрак Менделеевскида да чемпионат узды, анда разрядлы спортчылар, спорт мастерына кандидатлар килде, алардан кайбер осталыкларга өйрәндем. Әлеге чемпионатта дүртенче урынны яуладым һәм өченче разрядлы нормативны үтәдем, – дип дәвам итә Айдар.

Клуб 2016 елның декабреннән гамәлдә, Александр Колясев, Рамил Минһаҗев, Руслан Ахунов аның үсешенә ярдәм итәләр.

– Минем иң зур уңышым – 12 килограммлык җәен. Көймәдән спиннингка тоттым, – дип елмая ул.

– Районда балык тоту белән мавыгучылар шактый, бу юнәлештә эшләячәкбез, яшьләрне җәлеп итәчәкбез, әлеге төр спортны яңа биеклеккә күтәрергә тырышачакбыз, – ди Айдар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев