Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

80 – зирәклек өчен приз медале

Бу көннәрдә Менделеевскиның мактаулы кешесе, ЭЭМ бүлеге Иҗтимагый советы рәисе Пётр Фёдоров истәлекле датасы уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итә.

Пётр Павловичның тормышы – кешеләргә хезмәт итүнең, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртуның, туганнарын һәм якыннарын яратуның ачык үрнәге. Ул Менделеевск районы оешу башлангычында тора, җитәкче постлар били. Үзенә таләпчәнлек, җаваплылык һәм принципиальлек – бу сыйфатлар һәрвакыт П.Фёдоровның актив эшчәнлегендә тугры юлдашлар була.

Пётр Павловичның тормышы химиклар шәһәре белән 1973 елдан бәйле. Моңа кадәр ул лидерлык сәләтләрен ВЛКСМның Алабуга шәһәр комитеты беренче секретаре, партия шәһәр комитетының пропаганда бүлеге мөдире постларында күрсәтергә өлгерә. Свердловскида узган армия хезмәте дә яхшы чыныгу бирә. Анда ике тапкыр комсомолның өлкә комитеты, ВЛКС Үзәк комитеты грамоталары, “Совет армиясе отличнигы” түш билгесе белән бүләкләнә, портреты Мактау тактасына кертелә, исеме – полкның Мактау китабына.

Менделеевскида П.Фёдоровның хезмәт биографиясе Карпов ис. химзаводта партком секретаре вазифасында башлана, соңарак ул заводлыларның проблемаларын директорның гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары сыйфатында хәл итә. “Үз кеше” – Пётр Павловичны рәхмәтле химиклар гына түгел, шәһәрлеләр дә хөрмәт белән шулай атыйлар. Якташыбызның хезмәте күпсанлы бүләкләр белән билгеләнгән.

Әлбәттә инде, юбилярның ышанычлы тылын – тугры тормыш иптәше Роза Касыймовнаны, сүз уңаеннан шуны да әйтик: Фёдоровлар районда беренчеләрдән булып “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнгән пар, балалары Светлана һәм Альбертны да билгеләп китәргә кирәк. Ә дүрт оныклары һәм ике оныксыклары тормышларына үзгә ямь өсти.

80 яшь – бу гадәти булмаган дата, зирәклек өчен приз медале. Әгәр кеше тулы тормыш, мавыгулар белән яши икән – сокланырлык сәбәп тә. Андый кешеләр позитив, энергияле һәм тәҗрибәле. Бу Пётр Павловичка да кагыла. Аның озак еллар сафта булуын. Кешеләргә һәм җәмгыятькә файда китеррүен телибез.

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев