Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Александр Степанов: «1 нче мәктәпнең һәрвакыт беренче булуын телим»

Укытучылар һәм укучылар Александр Михайловичны юбилее белән котлыйлар.

Александр Степанов 37 ел дәвамында 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен җитәкли.
Ул Мамадыш районының Яңа Черкас авылында эшчеләр гаиләсендә туа. Әтисе Алабуга педагогия институтының хуҗалык бүлегендә эшли, әнисе шеф-пешекче була, якыннарын тәмле ризыклар белән сыйларга ярата. 1960 елда гаилә Алабугага күченә. 1976 елда А. Степанов мәктәпне тәмамлый һәм Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач Менделеевскиның 1 нче мәктәбенә физика һәм математика укытучысы булып килә, тиздән директор итеп билгеләнә. Александр Михайловичның оста җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә мәктәп районда мәгариф флагманы булып санала. Укытучыларның бердәм, дус һәм тату коллективы һәрвакыт директорның зирәк киңәшләренә һәм эшлекле тәкъдимнәренә таяна. Укучыларның уңышлары турында район һәм республика олимпиадаларында яулаган призлы урыннар сөйли.
Эштән бушаган вакытта А. Степанов кайгыртучан тормыш иптәше, ике улы өчен яхшы әти һәм оныклары Полина, Әнисә һәм Аринаның яраткан бабасы. Хоббилары бакчачылык, кышка әзерлек, аеруча маринадланган кыяр һәм кәбестәне телеңне йотарлык итеп әзерлиләр.
Александр Михайлович чаңгы спорты белән мавыга, күп вакытын китап укуга бирә, гитарада уйнарга ярата.

«Эштә оптимизм, тормышны ярату һәм юмор хисе ярдәм итә. Мин һәрвакыт педагогик коллективны яклыйм, ярдәм итәм һәм беренче мәктәпнең һәрвакыт беренче булуын телим», — диде язмабыз герое.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев