Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Алена Палагута: «Йөрәгем белән «фетр эше» өчен янам»

    Рубриканы чираттагы КиберӘни турында язма дәвам итә.

    Үзем турында
    – Менделеевскида уртача статистик гаиләдә икенче бала булып тудым. Әни Л.Карпов исемендәге химзаводта аппаратчы булып эшләде, әти – ведомстводан тыш сак бүлегендә электрчы. 2002 елда 1 нче мәктәпне тәмамладым. Өлкән сыйныфларда медик булам дигән төпле карарга килдем. 2006 елда Алабуга медицина училищесында фельдшер белгечлеге алдым. Югары белемем буенча мендежер. 13 еллык медицина стажым бар, шуларның сигез елын 11 нче балалар бакчасында эшләдем.

    Декрет ялындагы тормыш
    – Хәзерге вакытта мин декрет ялында, балалар үсеше өчен фетр китаплар ясауны үзләштердем. Бу шөгыль мавыгуыма әверелде. Минем девиз: «Күңелсезләнмим, барысы да яхшы булачак!». Холкым буенча оптимист, бу кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

    Бәхетебез балаларда
    – Халыкта «Агач – ботаклары, кеше гаиләсе белән көчле», дигән гыйбарә бар. Тормышымда иң мөһиме – гаиләм! Ирем Сергей белән безне уртак дустыбыз таныштырды. Сергейда мин һәр кыз булачак тормыш иптәшендә күрергә хыялланган сыйфатларны таптым – гайрәтлелек, мәхәббәт, кайгырту һәм кеше хәленә керә белү. Бәхетле гаилә мәхәббәт, кайгырту, шәфкатьлелек мөнәсәбәтләрендә корыла дип исәплим. Шул очракта гына бәхетле балалар үстерергә мөмкин. Өлкән улыбыз Тимурга ун яшь, өченче сыйныфта укый. БИҮдә «Тылсымлы агач» түгәрәгенә йөри. Ул изге күңелле, җаваплы һәм тәртипле. Игорьга 1,9 яшь, унбер айдан иртә үсеш клубына йөрибез. Игорь кызыксынучан, актив.

    Күңел биргән «фетр эше»
    – Ике актив малайның әнисе буларак, аларны юлда, табибка чират торганда, балалары, димәк уенчыклары да булмаган кешеләргә барганда нәрсә белән мавыктырырга дигән сорау туа иде. Тимур кечерәк булганда үзебез белән уенчыклар алып йөрдек. Игорь тугач проблеманы хәл итү өстендә уйлана башладым. Шул вакыт интернетта фетр китаплар турында укыдым. Аларны үзем дә ясап карарга булдым. Әзерләү процессы озакка – 1,5-2 айга сузылды. Бу минем беренче тәҗрибәм иде. Яңа китаплар булдыру идеяләре күп. Аларны тормышка ашырачакмын. Россиянең төрле почмакларыннан осталарның эшләре дә илһамландыра, алар белән интернеттан танышып барам. Фетр китап – баланың вак моторикасын үстерергә ярдәм итүче куркынычсыз оригиналь уенчык.

    Фетр китапларның файдасы турында
    – Балаларны өйрәтү һәрвакыт уен формасында уза. Мондый китаплар ярдәмендә аларның үзаңы, логика, сөйләм теле үсә, хәтере яхшыра, шулай ук төсләрне һәм фигураларны да өйрәнәләр. Минем фетр китапларның уникальлеге шунда, аларда баланың кызыксынуларыннан чыгып тематика табарга була. 1-3 яшьлек балалар өчен – төймә, кнопка, ябышкак, шнуровка, пазллар белән уеннар. 4-6 яшьтәгеләр өчен баланы хисапка, рус яки инглиз алфавитына өйрәтә торган китаплар әзерләргә була. Нәниләргә шулай ук хәтерне ныгытучы «Мемори» уены ошый. Бала китап белән уйнаганда сезнең дә буш вакытыгыз барлыкка киләчәк. Фетр китаплар үрнәкләрен минем Инстраграмда @alena.mamaster* яки vk.com/id154062031** ВК төркемендә карый аласыз.

    Заманча киберәни кем ул?
    – Баласын ашатырга, кайгыртырга, аны тыңлый белергә өлгерүче актив әни. Шул ук вакытта үзенә дә вакыт таба – спорт белән шөгыльләнә, китаплар укый, балалар белән яки аларсыз гына җәмәгать чараларында була.

    Алёна Палагутадан киңәш
    – Эшкә барырга җыенып балам өйдә калуымны үтенгәндә, аңа эшемне яратуым, аның кешеләргә кирәклеге турында дөресен әйтәм. Ул вакытта бала үзен акчага алыштыралар дип хис итмәяәк, анда әни эшенең файдасы турында аңлау формалашачак.

    Фото А.Палагута архивыннан
    **реклама хокукында

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: