Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Аның күңеле химиядә

    Хезмәт һәм тыл ветераны Мәрьям Мөстәкыймова якыннары, туганнары һәм дуслары янәшәсендә 95 яшен билгеләде. Юбилярны район җитәкчесе Валерий Чершинцев исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров котлады, РФ Президентының исемле открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Мәрьям Мөстәкыймова районда танылган шәхес. Аның химия җитештерүе үсешенә керткән өлеше югары бүләкләр һәм...

    Хезмәт һәм тыл ветераны Мәрьям Мөстәкыймова якыннары, туганнары һәм дуслары янәшәсендә 95 яшен билгеләде.

    Юбилярны район җитәкчесе Валерий Чершинцев исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров котлады, РФ Президентының исемле открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
    Мәрьям Мөстәкыймова районда танылган шәхес. Аның химия җитештерүе үсешенә керткән өлеше югары бүләкләр һәм якташларының тирән хөрмәте белән билгеләнгән.
    Мәрьям химикларның ишле гаиләсендә үскән. Әтисе Әхмәтгәрәй күкерт кислотасы җитештерү цехында аппаратчы булып эшли, әнисе Бәдәр - хлорлы барий цехында аппаратчы. Әтисе үлгәндә, Мәрьямгә 13 яшь була. Җиденче сыйныфтан соң фабрика-завод өйрәтүе мәктәбенә укырга керә, аны уңышлы тәмамлый һәм лаборант белгечлеге ала. Сәләтле кызны Карпов исемендәге химия заводының үзәк лабораториясенә эшкә билгелиләр. 1940 елда Мәрьям тугыз яшьлек Фәүзия исемле кызы булган тол иргә - Гариф Зариповка кияүгә чыга. Завод комитетында хезмәт куючы ире аңа кичке мәктәптә эшләмәүче хуҗабикәләрне укырга өйрәтергә тәкъдим итә. Шулай итеп, Мәрьям көндез лабораториядә эшли, кичләрен мәктәпкә ашыга. Тормыш үз җаена бара, гаилә зур планнар кора.
    22 июньдә, якшәмбе көнне, сугыш башлану турында хәбәр итәләр. Гарифны армиягә алалар, ул Мәскәүдә сәяси Советта хезмәт итә, хафаланып көтүләр башлана. Завод тормышы да сугыш көенә үзгәртеп корыла. Мәскәүдән эвакуацияләнгән инженерлар, техниклар китерелә. Цехларда фронт өчен кирәк булган яңа төр продукцияләр җитештерә башлыйлар.
    - Сульфатчылар авыр шартларда, тәүлеккә уникешәр сәгать эшләделәр. Өсләрендәге киемнәре мичтән чыккан кислота парына теткәләнеп бетә иде. Газ бүленеп чыгу көчле, цехта сулыш алу кыен иде, тәмугтагы кебек булды, - дип искә ала Мәрьям ханым.
    Бар авырлык нәзберек хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Язын ташу вакытында утын әзерлиләр. Кайвакыт, бүрәнәләрне ярга чыгару өчен, сәгатьләр буена билдән алып бозлы суда басып торырга туры килә. Кыш көне Курейка елгасы буеннан тал җыялар, җәен - гөмбә, гөлҗимеш, юа, кыргый суган, Ильичёвка, Белоуста кара бөрлегән җыялар. Язын гаиләләре белән басуга өшегән бәрәңге җыярга чыгалар. Ял көннәрендә баржа бушаталар. Колхозга яфраказык әзерләүдә булышалар.
    М.Мөстәкыймова җиңү турында хәбәрне пристаньда ишетә. Кешеләр шатлыктан кочаклаша һәм елыйлар. Курск янында абыйсы Мөхәмәтгәрәйнең һәлак булуы ачыклана. Ире 1945 елның сентябрендә кайта. Тормыш җайлана башлый. Кызлары Фәүзия, һөнәр алып, Апас районында укытучы булып эшли. Уллары Рәшит һәм Равил инде мәрхүмнәр. Тәнзилә Гарифовна - балалар сәнгать мәктәбендә фортепиано сыйныфында укыта, улы Айрат Гарифович - "Аммоний" заводында баш энергетик.
    Мәрьям Мөстәкыймованың үзәк лабораториядә эш стажы 49 елга тула. Тимерхан Әхмәтов, Валерий Фортунатов, Александр Прохоров, Александр Муравьёв кебек белгечләр ярдәме белән ул квалификацияле инженер-тикшерүче була. Мәрьям Әхмәтгәрәевна - алты уйлап табу авторы. Александр Александрович катлаулы исәп-хисапны башкара, ә Мәрьям - тәҗрибә һәм анализлар. Барий карбонатын калдыксыз табу, натрий тиосульфитын алу, магний эретмәсеннән кальцийны аеру ысуллары һәм башка уйлап табулар - аның күпьеллык практикасы нәтиҗәсе - һәм хәзер дә химия сәнәгатендә уңышлы кулланыла. Җаваплы эшне ышанып тапшырып, аны Харьков фәнни-тикшеренү институтына, Алма-Атага җибәрәләр. Дистә елларга сузылган намуслы хезмәте "Почёт билгесе" ордены белән билгеләнә, Мәрьям Әхмәтгәрәевна ачышлар һәм уйлап табулар өчен СССР Дәүләт Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул - Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең республика премиясе лауреаты, СССРның химия сәнәгате отличнигы. Мәрьям Мөстәкыймова 15 ел дәвамында район судында утырышчы була, предприятие тормышында актив катнаша.
    Бүгенге көндә ул кызы Тәнзилә, улы Айрат, оныклары Владимир һәм Юлия, оныкчыгы Сафина кайгыртуында яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: