Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Аны һәр йортта көтәләр

19 майда Татарстан журналистлары Матбугат көнен билгели. Район вакытлы матбугат чаралары журналистларының тынгысыз, җаваплы эше, вакыйгаларны дөрес һәм кызыклы итеп яктырта белүләре, хезмәт кешеләре турында сөйләүләре тирән хөрмәткә һәм югары бәягә лаек. Гамәлдә булу елларында район газетасы һәрвакыт заман белән бергә атлый һәм үз әбүнәчеләренә вакытында барып җитә. Басма төрле...

19 майда Татарстан журналистлары Матбугат көнен билгели. Район вакытлы матбугат чаралары журналистларының тынгысыз, җаваплы эше, вакыйгаларны дөрес һәм кызыклы итеп яктырта белүләре, хезмәт кешеләре турында сөйләүләре тирән хөрмәткә һәм югары бәягә лаек.

Гамәлдә булу елларында район газетасы һәрвакыт заман белән бергә атлый һәм үз әбүнәчеләренә вакытында барып җитә. Басма төрле елларда исемнәрен үзгәртте, баш мөхәррирләре дә алышынды. Өлкәннәр газетаны «Яңа җиңүләргә», «Стахановчы», «Октябрь байрагы» исемнәре астында хәтерлиләр. Иң мөһиме, газета чыгару сугыш елларында да, үзгәртеп кору чорында да туктамады. Аннан соң ул «Менделеевск хәбәрләре» дип аталды, бул юлларның авторы нәкъ менә әлеге басмада 1993 елдан эшли башлады.

Хәзерге буын районканы «Менделеевск яңалыклары» исеме белән укый, ул 1996 елдан, баш мөхәррир, журналистика ветераны Рахман Шәфигуллин эшләгән чордан шулай атала. 2001-2015 елларда газетаны Лариса Кривилёва җитәкләде. Хәзер «ТАТМЕДИА» АҖ «Менделеевск» МҮ башында Джулия Искәндәрова тора. Коллективта 15 кеше эшли, шуларның җидесе - иҗат составы. Бу елларда районка җыю һәм калыпка салу, төсле бизәлеш ягыннан үзгәрешләр кичерде. Яшь укучыларның өстенлекләрен исәпкә алып, газетаның электрон версиясен булдырдык, газета мультимедиалыга әверелде. Бер үк вакытта материаллар газета өчен дә, интернет өчен дә әзерләнә.
Заманча журналистика язучылар иптәшлегеннән күпфункциональлек, даими һөнәри үсеш, үзбелем һәм грамоталылык таләп итә. Массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге күпкырлы һәм җаваплы гына түгел, дипломатик та. Менделеевлылар безнең сүзгә ышана, без бу ышанычны акларга тиеш. Мәкаләләребез көн кадагына язылган һәм ихтыяҗлы, укучылар өчен файдалы булганда гына кыйммәткә ия.

Без изгелек юлыннан барабыз, безнең язмалар укучыларда, аеруча яшьләрдә, киң күңеллелек, шәфкатьлелек тәрбияләргә, аларны укуга җәлеп итәргә тиеш. «Менделеевск яңалыклары» - барлык заманнарда да район тормышын гадел чагылдыручы иҗтимагый-сәяси басма. Җаваплы секретарьлар Евгения Кожеева һәм Рәхилә Мирзаянова, журналистлар Асия Мөхәмәтханова, Анжела Райсян, сайт редакторы Валентина Коростелёва көн саен яңа идеяләр, материалларны кызыклы итү өстендә эшлиләр, вакыт таләпләренә тулысынча җавап бирәләр.

Һичшиксез, абруйлы һөнәри бәйгеләрдә даими катнашу газетаны бер баскычка югарыга күтәрә. Аларга иң элек Лариса Кривилёва актив кушылды. Креатив җитәкче Джулия Искәндәрова килү белән иҗат коллективы «Иң мөһиме - катнашу» принцибы белән һәр бәйгегә эшләр юллый. Редакция копилкасын федераль һәм республика бәйгеләрендә җиңүләр тулыландыра.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев