Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Авырлыкка тез чүкмәгән буын

Шәһәребездә яшәүче хезмәт ветераны Шәргыя Гыйниятуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләде. - Сугыш башлану хәбәрен авылдашларымнан ишеттем. Әтием дүрт ел яу кырында булды. Әнием Шәрифямал җилкәсендә биш бала калды, мин -өлкәне. 16 яшемдә туган авылым Берсут Сукачида (Мамадыш районы) "Трактор" колхозында хезмәт биографиямне башладым. Кырчылыкта һәм терлекчелектә башкармаган эш калмады. Фермада...

Шәһәребездә яшәүче хезмәт ветераны Шәргыя Гыйниятуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләде.
- Сугыш башлану хәбәрен авылдашларымнан ишеттем. Әтием дүрт ел яу кырында булды. Әнием Шәрифямал җилкәсендә биш бала калды, мин -өлкәне. 16 яшемдә туган авылым Берсут Сукачида (Мамадыш районы) "Трактор" колхозында хезмәт биографиямне башладым. Кырчылыкта һәм терлекчелектә башкармаган эш калмады. Фермада сыер саудым, мал-туарга кышка азык әзерләдек, чалгы белән печән чаптык. Үзебезнең йорттагы сыерлар белән колхоз җирләрен сукаладык, тырмаладык, чәчтек, урак белән иген урдык, ындыр табагында ашлык чистарттык. Урманда тимер юл төзү эшләрендә катнашырга туры килде, үгез җигеп агач ташыдык, - дип сөйли ветеран.
Шәргыя тормыш иптәше, урманчы Миңнехуҗа белән нибары алты ел гына яшәп кала, ун ел элек олы улы Мансурны югалту ачысын да кичерә. Бүгенге көндә кече улы Миңнулла тәрбиясендә яши.
- Әниебез сугыш елларындагы намуслы хезмәте өчен медаль белән бүләкләнде. Ул безне үстерде, укытты, җәмгыятькә лаеклы кешеләр итеп тәрбияләде. Абыем Мансур юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Идарәсенең Менделеевск филиалы начальнигы булып эшләде, менделеевлылар аны әле дә хөрмәт белән искә алалар, - ди Миңнулла.
Килене Гөлзәмия дә сүзгә кушыла:
- Әниебез мамык шәлләр, бияләй, оекбашлар бәйли иде. Килендәшем белән без аның сабырлыгына сокланабыз, зирәк киңәшләренә таянып яшибез.
Юбилее уңаеннан Шәргыя Әскәровнаны район җитәкчесе Валерий Чершинцев исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров тәбрикләде, РФ Президентының исемле открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга социаль яклау идарәсе белгече Резидә Гәрәева дә кушылды.
- Мине зурлаган район җитәкчелегенә рәхмәтлемен. Балаларымның, дүрт оныгым һәм ике оныкчыгымның кадер-хөрмәтендә яшим. Илләребез имин булсын, киләчәк буынга сугыш афәте күрергә язмасын, - ди ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары юбилей