Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Айгөл Корбанова фишкасы

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясеның концерт залында «Ел тәрбиячесе-2019» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында 12 нче «Крепыш» балалар бакчасының татар телен өйрәтү буенча тәрбиячесе Айгөл Корбанова да бар иде.

Үзенең фишкасы
Беренче булып конкурсантлар «Мастер-класс» тәкъдим иттеләр, анда катнашучыларга 15 минутта залны инновацион алымга – үзеңнең «фишкаңа» өйрәтергә кирәк булды. Менделеевлы катнашучыларга һәм жюри әгъзаларына балаларны татар теленә өйрәтү буенча интеллект-карталар төзүдә төрле вариацияләр тәкъдим итте, коллегаларыннан күпсанлы комплиментлар алды.

– Хәзер балаларны өйрәтү барышында без күбрәк логикага өстенлек бирәбез. Ә интеллект-карталар ике ярымшарга да берүк йогынты ясый, – дип саный А.Корбанова.

Квест-уен
Киләсе этап план нигезендә бәйге узган балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән шөгыль үткәрү булды. Темалар жирәбә буенча сайланды. Айгөл Корбанова урта төркемдә квест-уен үткәрде. Яшь педагог, тәҗрибәле коллегаларына лаеклы көндәш буларак, аңлаешлы һәм ышанычлы чыгыш ясады, үзенең һөнәрилеген исбат итте.

– Мондый проектлар бер һөнәрле кешеләрне берләштерә, иҗат һәм илһам итү энергиясе хис-тойгылар тудыра, аның тәэсирләре бик озак дәвам итә. Катнашканнан соң яңа көч белән тагын да яхшырак эшлисе килә, – дип фикерләре белән уртаклашты тәрбияче.


«ДеТвоРа»
Бәйге йомгаклары буенча Айгөл Корбанова республика педагоглары арасында иң яхшылар арасына керде һәм «ДеТвоРа» проекты белән «Иҗади педагог» номинациясендә җиңү яулады.

– Иҗади якын килү балаларны кызыксындыра ала. Минем шәкертләрем төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Ләкин иң мөһиме – алар татар телен, үз халкының мәдәниятен һәм традицияләрен теләп өйрәнәләр. «ДеТвоРа»: алга омтыл, иҗат ит, үсеш ал!» Минем проект нәкъ менә шундый девиз буенча әзерләнгән, – дип билгеләде Айгөл Хәлимовна.

Фото А. Корбанова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X