Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Белем һәм иҗат иленә сәяхәт ит

    Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Белем һәм иҗат иленә сәяхәт ит" экскурсияләре уза. Анда өстәмә белем бирү педагоглары мәктәп укучыларына үзләренең һөнәрләре турында сөйлиләр, мастер-класслар һәм презентацияләр күрсәтәләр. Чираттагы экскурсия 1 һәм 7 нче мәктәпләрнең беренче сыйныф укучылары өчен оештырылды. Балаларны әкият геройлары Мальвина һәм Буратино каршы алды, алар төрле уеннар...

    Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Белем һәм иҗат иленә сәяхәт ит" экскурсияләре уза. Анда өстәмә белем бирү педагоглары мәктәп укучыларына үзләренең һөнәрләре турында сөйлиләр, мастер-класслар һәм презентацияләр күрсәтәләр.

    Чираттагы экскурсия 1 һәм 7 нче мәктәпләрнең беренче сыйныф укучылары өчен оештырылды. Балаларны әкият геройлары Мальвина һәм Буратино каршы алды, алар төрле уеннар һәм табышмаклар әзерләделәр. Бу көнне укучылар белем һәм иҗат илен ачтылар. Күпләр үзләренә ошаган берләшмәне сайлап, түгәрәкләргә язылдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: