Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

“Безнең Валя әбекәй”

10 нчы балалар бакчасында озак еллар пешекче булып эшләү дәверендә нәниләр Валентина Рыбинага бары тик шулай дип кенә мөрәҗәгать итәләр.

Шушы көннәрдә Валентина Александровна 90 яшен билгеләде. Аңа хезмәт биографиясен иртә – 12 яшендә үк башларга туры килә.

− Сугыш чоры моны таләп итте, − ди В.Рыбина.

Ул пешекче һөнәрен үзләштереп, лаеклы ялга чыкканчы аңа тугры кала.

− Без аның аеруча камыр ашларын ярата идек, − диләр «Миләшкәй» мәктәпкәчә учреждениесе хезмәткәрләре Мария Анисимова, Гөлфирә Тимергалеева һәм Надежда Васильева. – Валентина Александровна бик теләп рецептлары белән бүлеште, пешекчелек эшенә яшьләрне өйрәтте.

Ветеран хәзер кызы Ольга тәрбиясендә яши, улы, оныклары һәм оныкчыклары хәлен белеп торалар.

Валентина Александровнаны юбилее белән тәбрикләргә муниципалитет, ветераннар Советы, «Бондюжский» ТИС вәкилләре килделәр, аңа рух көрлеге, оптимизм һәм сәламәтлек теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев