Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Бөек Ватан сугышында катнашучы Зәйнак Әһлиев 96 яшен билгеләде

80 яшендә Зәйнак абый гарәп алфавитын өйрәнә һәм догаларны оригиналда укый.

Зәйнак Әһлиевич 1927 елда Бәзәкәдә туа. 1944 елда Бондюг район хәрби комиссариаты белән мобилизацияләнә. Өлкән лейтенант. Балтик буе хәрби төбәге частьләрендә хезмәт итә. 1954 елда демобилизацияләнә.

Аны армиягә, мәктәпне тәмамлаганнан соң, 17 яшендә алалар. Башта ул яшь сугышчы мәктәбе курсларын уза, аннан соң запас полкта хезмәт итә. Беренче таләп ителү буенча сугышка яңа алынучыларны фронтка озатырга тиеш булалар. Батальоннарның берсе сугыш кырларына китә һәм аннан берсе дә исән кайтмый. Тиздән көтеп алган Җиңү килә!

«1945 елның 9 маенда без Литвада идек. Мин каравылдан кайттым. Полкташлар әйтәләр: «Сугыш тәмамланды!» Мин исә болай дидем: «Шаяртасызмы?!» Алар җавап бирәләр: «Юк!» Башкаларга әйтер өчен казармага йөгердем. Шатлыкның иге-чиге булмады» – дип искә ала Зәйнак абый.

З.Әһлиевның хезмәт итүе ун елга сузыла – Көнчыгыш Пруссиядә, Балтик илләрендә, Япониядә, Куриль утрауларында һәм Камчаткада.

Зәйнак Әһлиевич сугыштан соңгы елларда мәктәптә эшли, директор да, укытучы да була.

Тормыш иптәше белән алар озак еллар инде лаеклы ялда, әмма эшсез утырмыйлар. 80 яшендә Зәйнак абый гарәп алфавитын өйрәнә һәм догаларны оригиналда укый.

«Бервакытта да тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем, сәламәт яшәү рәвеше алып барам», – дип сөйли сугыш ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев