Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Чыныгу мәктәбе

ЭЭМ ветераны отставкадагы подполковник Орудж Гасанов 1984 елның декабреннән 2013 елның мартына кадәр эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә.

Совет Армиясе сафларына аны 1980 елда алалар. Хәрби эш нечкәлекләренә Чарджоуда сержант «укуларында» өйрәнә. Ант биргәннән соң частьларны ныгыту максатыннан «елга буена» җибәрү өчен иң яхшыларны туплыйлар. Орудж Кабул, Казна, Баграм шәһәрләренең хәрби аэродромнарын сакларга махсус батальонга эләгә. Аэродромны дошманнар еш кына ракеталардан һәм артиллерияләрдән утка тоталар. Автомобиль частьлары базалары һәрвакыт аэродром янәшәсендә урнаша. Биредә ягулык-майлау материаллары, сугыш кирәк-яраклары складлары да урын ала. Сугышчылар шунда ук берниди уңайлыклары булмаган палаткаларда яшиләр, киенгән килеш йоклыйлар, эчә торган су китерелә, туклану да бик яхшы булмый, ләкин беркем дә зарланмый: сугышта сугыштагы кебек.

1982 елда демобилизацияләнгәч һәм туган ягына кайткач, Орудж зур канәгатьлек хисләре белән виноград бакчасында эшкә керешә. Бер ел ярымнан соң җинаятьләрне эзләү бүлегендә эшләүче өлкән абыйсы аны Алабугага кунакка чакыра. Куркыныч һәм авыр һөнәр романтикасы шулкадәр үзенә җәлеп итә, әфганчы тормышын милиция эше белән бәйләргә карар кыла. Алабуга милиция мәктәбен тәмамлагач, яшь офицер Менделеевск районы эчке эшләр бүлегенә килә. Һәм җинаятьләрне эзләүдә максатка омтылучан, җаваплы һәм талантлы хезмәткәр барлыкка килә. Соңрак ул участок вәкилләре службасын һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекләрне җитәкли, элеккечә закон һәм дөреслек өчен җиң сызганып көрәшә. Озак еллар намуслы хезмәте өчен хөкүмәт һәм ведомство бүләкләренә ия була. Хәзерге хокук саклаучыларга үрнәк алырлык кешеләр бар. Орудж Акпер оглы кебек ветераннар башлаган батырлык эстафетасын, уллар һәм оныклар дәвам итә. Һәрвакыт шулай булды һәм булачак!

Фото О.Гасанов архивыннан
Татьяна Калашник, эчке эшләр бүлеге ветераннар Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев