Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Дарья Плитман: «Тормышта булдыра алмастай бер нәрсә дә юк!»

Рубриканың бүгенге кунагы үзе һәм гаиләсе, мавыгулары, бәйләнгән шапкалардагы трендлар турында сөйләде.

Хатын-кызларныкы булмаган һөнәр сайладым
– Мин Октябрьский шәһәрендә тудым, мәктәптән соң “күперләр һәм транспорт тоннельләре” белгечлеге буенча Самара хәбәрләшү юллары дәүләт университетына кердем. Булачак һөнәремне аңлы рәвештә сайладым, мәктәптә сызым дәресләре ошый иде. Белгечлек катлаулы: сызымнар, исәпләүләр, шулар белән кызыклырак та. Күпләр башка һөнәр дә сайларга киңәш иттеләр. Ләкин мин тормыштан “Булдыра алмаслык бер нәрсә дә юк!”, дигән девиз белән барам. Язмыш кушуы буенча шушы ук университетта булачак тормыш иптәшем Антон да укыды. Без беренче курста таныштык. Биш ел сизелмичә дә узып китте һәм кызыл диплом белән бергә сөеклемнән кияүгә чыгу тәкүдиме дә алдым. Безне, яшь, белгечләрне, тимер юлның Круглое Поле дистанциясенә юлладылар. Менделеевскига килүебез шулай булды.

Әни булу турында
– Өч елдан соң улыбыз Матвей туды һәм безнең тормышыбыз 180 градуска үзгәрде. Элек эш, командировкалар дип янсам, шәхси үсешем белән шөгыльләнсәм, карьера баскычыннан югарыга күтәрелергә омтылсам, улым туктарга мәҗбүр итте һәм дөньяда башка кыйммәтләр дә барлыгын күрсәтте. Гаиләмнән алган җылыны мин эштә тапмаячакмын бит. Ул мине йөз эшне берьюлы башкарырга өйрәтте, шул ук вакытта күңелсезләнергә дә вакыт калмаячагына ишарәләде, чөнки ул бик шук. Ирем белән бер генә бала белән калмабыз дигән уебыз күптән бар иде, өч елдан соң Трофим дөньяга аваз салды.

Мавыгуым – күңел кушуы буенча
– Нәкъ менә улларым әнием кечкенә чакта ук өйрәткән, ләкин еллар үткәч онытылган бәйләүне искә төшерергә мәҗбүр итте. Барысы да уенчыклардан, кофта һәм костюмнардан башланды. Хәзер фантазияне эшкә җигәргә мөмкинлек биргән юнәлешне таптым – башлыклар. Башта үзем һәм улларым өчен бәйләдем, аннан соң заказла да ала башладым. Комплектлар оригиналь килеп чыга. Барлык эшләремне @rykavichka_shop_knits* Инстаграм-аккаунтта карарга була.
Башымда уйлар һәм идеяләр күп, илһамны һәр нәрсәдән алам. Урамда йөргәндә балалардагы матур костюмнарга, плащ һәм курткаларга карап, аларга нинди башлык һәм шарф туры киләчәген күзаллыйм. Бәйләү минем өчен үзенчәлекле ял. Авыр эш көненнән, ыгы-зыгыдан, улларымны йокларга яткырганнан соң тынычлап чәй эчүе, кулга бәйләм алуы һәм хыяллануы нинди рәхәт.

Бәйләм шапкалардагы трендлар турында
– Инде ничәнче сезон бәйләм башлыклар модадан чыкмый. Аларны өлкәннәр дә, балалар да теләп кия. Быелгы язда ачык төсләр һәм гадәти булмаган модельләр аеруча популяр: эшләпәләр, тыковклар, солохлар, фантазия колачлаган башка төрләр. Классиканы да онытмыйк – «бини» башлыклар һәм йон, мохер, ангора «таккори» һәрвакыт актуаль. Көз көне ачык төстәге шапкалар яңгырлы соры көннәрне үзенчәлекле тулыландыра. Идеаль комплект сайлап аласыгыз килсә, минем Инстаграмга керегез.

Шәһәрдәге яраткан урыннар турында
– Хәзер мин иҗади күтәрелештә, урамда яз, табигать җанлана. Улларым белән саф һавада йөрү вакытын арттырдык, кич белән яраткан урыннарны урап кайтабыз. Безнең шәһәрдә спорт мәйданчыклары, таучыклар булу шатландыра. Туплы уйнарга, самокатта яки роликта шуарга була. Без “яңа” таучыкларны яратабыз, “Дуслык” пакрында урнашканнарын Матвей шулай атый. Ушков утрауларында аккошларны күзәтү дә яраткан шөгылебезгә керә. Шәһәр бер урында тормый, үсеш юлыннан бара. Без биредә яшәгән 7,5 ел эчендә үзгәрешләр күзгә күренә.


Хоккейга гаилә белән
– Үзебезнең Боз сарае булу искиткеч. Матвейга ике яшь тулгач бергәләп шуа башладык. Дүрт яшендә улыбызны хоккейга бирдек, хәзер шөгыльләргә бергәләп йөрибез, команданың беренче җиңүләренә шатланабыз. Ирем Антон һөнәри дәрәҗәдә уйный, укечкенә улыбыз да калышмый. Аңа кечкенә кәшәкә алдык, өйдә “гоооол!” дип кычкырып алка куа.

Әни булу җаваплы һәм гади түгел
– Ә ике малайның әнисе булу аеруча. Ләкин улларымның үсүен, рәсем ясарга, укырга, төрле темаларга фикер йөртүләрен күрү – чын бәхет. Матвей динозаврлар турында күп белә, кечкенәсе абыйсына ияреп машиналар, пистолетлар, китаплар белән кызыксына. Шундый мизгелләрдә авырлыклар онытыла.

Балалар белән бергә үсештә
– Хәзер замана әнисе барысына да һәм тиз өлгерергә омтыла: балалар тәрбияләргә, яраткан эшен алга җибәреп гаилә бюджетын тулыландырырга. Без декрет ялында гына утырмыйбыз, балаларыбыз белән бергә үсәбез. Үзебездә яшерен яки күптән онытылган талантлар табазы, кул эшләре белән шөгыльләнәбез, биибез, рәсем ясыйбыз. Һәр әнинең тормышта үз эшен һәм күңеленә хуш шөгылен табуын телим.

Фото Д.Плитман архивыннан
*реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев