Елена Степанова: «Тормышны бөтен барлыгы белән яратам»

Күптән түгел 55 яшен билгеләгән Елена Дмитриевна берьюлы өч йорт комитеты рәисе булып тора. - Мин Гунин урамының 23 нче йортында яшим, - дип сөйли юбиляр. - Күршеләрне күптән беләм, шуңа күрә, йорт комитеты рәисе булырга тәкъдим иткәч, озак уйламадым. Һәр эштәге кебек, аерым кыенлыклар да булды. Уртак тырышлык белән...
Күптән түгел 55 яшен билгеләгән Елена Дмитриевна берьюлы өч йорт комитеты рәисе булып тора.
- Мин Гунин урамының 23 нче йортында яшим, - дип сөйли юбиляр. - Күршеләрне күптән беләм, шуңа күрә, йорт комитеты рәисе булырга тәкъдим иткәч, озак уйламадым. Һәр эштәге кебек, аерым кыенлыклар да булды. Уртак тырышлык белән без күп нәрсәләргә ирештек.
Инициативалы, энергияле ханымны Гунин урамының күршедәге 21 һәм 27 нче йортларында да күреп алалар. Аларда да әлеге вазифаларны алып баруын үтенеп хат язалар.
- «Юк» дип әйтә алмыйм, ризалаштым, - дип елмая Е.Степанова. - Шөкер, мин проблемалар белән ялгызым түгел, һәрвакыт муниципалитет, Идарәче компания, территориаль иҗтимагый Совет, округ депутаты Юнес Готин, йортта яшәүчеләрнең ярдәмен тоям. Без бергәләп барысын да булдырабыз! Шушы көннәрдә ишегалларын балалар өчен уен элементлары белән җиһазладык.
- Елена Дмитриевна һәр мәсьәләгә җаваплы карый, аларны дөрес хәл итү юлларын эзли, документациясендә дә тәртип, - ди «Посёлок» ТИС рәисе Екатерина Кузнецова.
Безнең язмабыз герое һәрвакыт эш белән мәшгуль: икмәк заводында хезмәт куя, көн саен әнисе Наталья Андреевнаның хәлен белә, «Туганайлар» керәшен фольклор ансамблендә җырлый.
- Без гаиләдә җиде бала үстек, - дип дәвам итә ул, - кече яшьтән йорт мәшәкатьләрен күмәкләп башкардык: утын да кистек, печән дә чаптык, бакча тулаем безнең карамакта иде. Кияүгә чыккач, эстафетаны балаларым Павел, Михаил, игезәкләр Валерий һәм Валерия белән бүлештек.
Юбилей көнендә Елена Дмитриевнаның кунакчыл йортында гаиләләре белән балалары, яраткан өч оныгы, туганнары һәм якыннары җыелды. Аларның һәрберсенең кадерле кешеләренә әйтергә җылы котлау сүзләре табылды.
- Туган көнемнең датасын кешегә әйтмәсәм дә, күршеләрем барыбер белгәннәр, - дип көлә ул. - Алардан рәхмәт сүзләре, истәлекле бүләкләр кабул иттем. Мин бәхетле кеше һәм тормышны бөтен барлыгы белән яратам.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.4000
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.3400
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.3200
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.4900
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.4800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.5300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7600
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.6600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.5100
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10600
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.10500
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.10300
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.9100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика