Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Әфганчы әтисе район суды федераль судьясы Рафис Әхмәтшин турында кызы Алиса Әхмәтшина язган

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.

КОМБАТНЫҢ УҢ КУЛЫ
Әфганчы әтисе район суды федераль судьясы Рафис Әхмәтшин турында кызы Алиса Әхмәтшина язган.

– Әти, сине нәрсә саклады? Сугыштан ничек исән калдың?

– Беренче чиратта, мине көткән туганнарымның һәм якыннарның мәхәббәте. Шулай ук әти-әнинең, аеруча фронтовик әтинең авыр хәлләрдә дөрес карарга килергә дигән нәсыйхәте.

1982 елның 29 мартында Казанның Мәскәү районы хәрби комиссариатыннан 18 яшьлек егетне армиягә алалар. Аны сөеклесе – минем булачак әнием озата. Хатын-кызларның сизгерлеге бар дип юкка гына әйтмиләр, ул: «Ә сине Әфганстанга алсалар?» дип сорап куя, чөнки ул вакытта таулар илендә сугыш хәрәкәтләре бара.

Әти Үзбәкстанга эләгә. 1982 елның июненә кадәр Марыйск өлкәсе Иолотань шәһәре полигонының җәяүле гаскәрләре составындагы мотоатучы гаскәрләр уку үзәгендә әзерлек уза. Яшь армиячеләргә аларны Әфганстанга “кайнар ноктага” җибәрү өчен әзерләүләрен хәбәр итәләр. Куркыныч буламы? Юк, ул вакытта яшьләр сугышның нәрсә икәнен аңламыйлар...

1982 елның 19 июнендә әти Әфганстан Республикасының Кундуз провинциясенә китерелә. Аны иң гаҗәпләндергәне аэродромдагы сугышчан вертолетларның саны була. Әтине җәяүледән артиллерия гаскәрләренә тәүлек дәвамында Кундуз аэродромын саклауга күчерәләр. Соңрак батареяның өлкән хисаплаучысы итеп билгелиләр. Шул яшьтә комбатның уң кулы итеп билгеләнү һәм ул булмаганда батарея белән идарә итү аеруча җаваплылык таләп итә. Ул мәктәптә математиканы яратуын сөйли иде, бу аңа өлкән хисаплаучы булырга ярдәм итә, чөнки сугышчы санаулы минутларда утлы коралдан төзәп ату өчен бандалар яшеренгән урынның координатларын исәпләргә тиеш. Һәр көнне әти һәм аның унлаган хезмәттәше автоколонналар узуын тәэмин итәләр, Чыдам булмаслык эсселектә, су һәм ризык җитеп бетмәгән шартларда 40 килограммлы сугыш снарядларыннан аталар.

Әти төзәтмәләр кертүче сыйфатында сугышчан операцияләрдә катнашкан, эзләү ротасы “маджахедларга” юлыкканда, аларның уратып алуыннан югалтуларсыз чыксыннар өчен, утны үзенә борган, моның өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.

Рәхимсез ике ел шулай уза. Түзеп булмаган мизгелләрдә туганнары һәм якыннарының үзен көтүе күңеленә ышаныч бирә. Өйгә юл тагын бер зур сынауга әверелә, совет солдатлары колонналарының барысы да диярлек «маджахедлар» һөҗүменә эләгәләр, югалтулар күп була…

Әти сугыш турында искәтөшерергә яратмый. Ләкин коточкыч мәхшәрне ул бервакытта да онытмаячак. Бертуктаусыз атышлар, исән калу өчен көрәш, түзеп булмаслык эсселек, су һәм ризык җитмәү, һәлак булган дуслар – болар сугышның кечкенә генә бер өлеше.

Әтием белән горурланам дип әйтү – бер сүз дә әйтмәү. Шундый катлаулы юл узып, канкойгыч сугыштан исән һәм чын кеше булып калу, бу тормышта күп нәрсәгә ирешү – болар барысы да аның турында. Бүген, Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгы көнендә, әтиемә сынмаганы өчен рәхмәт әйтәсем килә, ул бүгенге көндә яшьләргә үрнәк булып тора. Әлегә кадәр җаваплы пост били, законга хезмәт итә. Миңа һәм апама дөрес тәрбия бирүе, тормышта дөрес юл күрсәтүе өчен без аңа чиксез рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев