Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Геннадии Мальгин — «Ел һөнәрчесе»

Геннадий Мальгин 15 елдан артык агачтан бизәк уеп ясау белән мавыга.

Күптән түгел Илнәт остасы «Ел һөнәрчесе-2021» республика бәйгесендә «Реконструкция» номинациясендә җиңү яулады.



Г. Мальгин конкурска 30дан артык фотосурәт юллады.

— Сурәтләр арасында челтәрләп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, агач сыннар бар иде — бакча бизәлеше. «Реконструкция» номинациясендә җиңү яуладым. Анда катнашуыма шатмын, — дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Чынлап та, Геннадий Александровичның эшләре кызыклы, фантазия белән, күңел җылысын биреп эшләнгән.

— Үз кулларың белән ниндидер оригиналь әйбер ясау миңа бик тә ошый. Чын осталык тәҗрибә белән килә. Иҗат итүдән шатлык һәм канәгатьләнү хисе алам, — дип сөйли оста.

фото Г. Мальгин архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев