Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Гыйзәтуллиннар гаиләсе мәрҗән туйларын билгели

Ясминур һәм Илгиз Гыйзәтуллиннар быел 35 ел бергә яшәүләренең мәрҗән туйларын билгелиләр.

Бу күркәм пар ерак яшьлектә чаралар әзерләгәндә таныша. Илгиз белеме буенча энергетик, Ясминур Алабуга мәдәни агарту училищесын тәмамлый. Аларны мәдәнияткә булган мәхәббәт берләштерә. Гыйзәтуллиннар гаиләсе тату һәм иҗади. Аларның өч бала һәм биш оныклары бар.

– Ирем белән 35 ел яшибез, ә туй кичә генә булган кебек. Вакыт тиз уза. Мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тантаналы рәвештә район башлыгы исеменнән бүләк алу һәм әлеге истәлекле вакыйганы билгеләве күңелле күренеш, – дип фикерләрен белдерә Ясминур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев