Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Хатын-кыз-Яз яки Роза ханымның миллион чәчәге

Ул табигать кышкы йокыдан уянып, беренче язгы җылы кояш нурлары, күтәренке кәеф, өметле хыяллар бүләк иткән, умырзаялар, аның артыннан лалә чәчәкләре баш калкыткан искиткеч чорда туган. Роза Йосыпова язны аеруча ярата, димәк, озакламый бакча эшләре башлана, үсемлек кәлшәләрен ачык туфракка күчереп утыртырга мөмкин булачак. Чәчәк утырту һәм яшелләндерү - Роза...

Ул табигать кышкы йокыдан уянып, беренче язгы җылы кояш нурлары, күтәренке кәеф, өметле хыяллар бүләк иткән, умырзаялар, аның артыннан лалә чәчәкләре баш калкыткан искиткеч чорда туган.
Роза Йосыпова язны аеруча ярата, димәк, озакламый бакча эшләре башлана, үсемлек кәлшәләрен ачык туфракка күчереп утыртырга мөмкин булачак. Чәчәк утырту һәм яшелләндерү - Роза Хәлиловнаның яшәү рәвеше икәнен күпләр беләдер. Әмма, аның белән очрашканнан соң, мавыгуларының моның белән генә чикләнмәве ачыкланды. Ике вакыйга - ТКХ хезмәткәрләре көне һәм Роза ханымның якынлашып килүче юбилее әңгәмә коруга сәбәпче булды. Хәер, тәртип буенча башлыйк.
Балканабадта тормыш мәктәбе
Роза Менделеевскида күп балалы гаиләдә туган, 4 нче мәктәптә 11 нче сыйныфны тәмамлауга, үзенең язмышын - чибәр егет Рафаилне очрата. Яшьләр булачак кайнана яшәгән Төркмәнстанга китәләр.
- Кояшлы илдә минем иң яхшы 33 ел гомерем үтте, - дип искә ала Р.Йосыпова. - Биредә мин яраткан хатын, килен, ана һәм яшелләндерү буенча белгеч булдым.
Төркмәнстанда тормыш һәм менталитет башка: өлкәннәр һәм хатын-кызларга ихтирамлы караш, балаларга тулы ышаныч һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт. Тормыш юлында мине аңлаучы, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә, киңәш бирергә әзер коллегаларым очравы белән бәхетлемен. Горзеленхоз җитәкчеләрен рәхмәт сүзләре белән искә алам - алар, остаз буларак, үз тәҗрибәләре белән тормышымда зур роль уйнадылар. Беренче җитештерү планын төзегәнне, объектлар буенча чәчәкләр бүлгәнне, квадрат метрларны һәм аларга тиешле үсентеләр санын исәпләгәнне әле дә хәтерлим. Бу гадәтләр онытылмый, югарыда аталган күрсәткечләрне теләсә нинди участокка күз белән карап билгели алам.
Туган якка кайту
- Ирем Рафаил үтенече буенча кайттык. Ул лаеклы ялга чыкты, әнине җирләдек, кызлар үсеп җиттеләр, "Әйдә, туганнарың янына кайтабыз", диде. Ирем бик ышанычлы кеше иде. Ул 36 ел "Ашыгыч ярдәм" машинасында шофер булып эшләде. Аз сүзле, принципиаль, иң мөһиме - мине һәм кызларны яратты. Башкаларның ирләре хатыннарын базарга, башка җирләргә алып бара, дип зарланам. Ул йомшак кына әйтеп куя: "Роза, гафу ит, мин тәүлек буена эштә, бәлки йөкле хатынны илтергә яки юл һәлакәтендә зыян күргәннәрне барып алырга кирәк булыр. Таксига акча бирәм, җаның ни тели - шуны сатып ал һәм машинада алып кайт". Кызганыч, бик иртә бакыйлыкка күчте, авыруы бездән көчлерәк булды. Аның белән бергә яшәгән һәр көнне якты хатирәләр итеп саклыйм.
Кызлар һәм оныклар турында
- Аллага шөкер, без кайгыртучан кызлар - Лилия һәм Диләрәне үстердек. Оныкларым Артур, Настя, Полина һәм Яна - минем куанычларым. Кызлар моңа кадәр минем белән булды, бер ел элек әниләре белән Түбән Камага күчтеләр. Шәһәрне яшелләндерүченең эше иртәнге 5тә башлана, җәй көне аларны йокыдан айнып җитмәгән килеш машинага күтәреп алып чыгам, өсләренә ябам, тыныч кына йоклыйлар, мин чәчәкләргә су сибәм, аннан кызларны бакчага илтәм. Оныкларым бик активлар - йөзү, бию, тимераякта шуу белән шөгыльләнәләр. Менә алар китте, үзләре белән йөрәгемнең бер өлешен алып киттеләр кебек. Сагынам, аларны назлап сөю, кочаклау, балалар исен иснәү өчен ял көннәрен көтеп алам.
Мавыгулар белән яшәргә
- Беләсезме, мин бәхетле кеше. 41 ел күңелемә ошаган эшне башкардым. Хәзер мавыгулар белән яшим. Пенсиягә чыккач, көнне төрлечә үткәрергә була: телевизор каршында утырып, сәгатьләр буена сериаллар карарга, үзеңә төрле авырулар уйлап чыгарырга һәм аларны тырышып дәваларга. Минем боларга вакытым юк - һәр көнем минутлап бүленгән, - дип дәвам итә Р.Йосыпова.
Моңа мин дә инандым. Очрашуга килгәндә, Роза Хәлиловна бәйләү буенча журнал укып утыра иде.
- Кечкенә ыргак белән эшләүне үзләштердем һәм үземә челтәрле шәл бәйләдем, - ди әңгәмәдәшем, гадәти булмаган матур яулыкны күрсәтеп. - Курсларга язылдым, шөгыльләр чәршәмбе көнне уза. Бүген җеп сатып алдым, оныкларыма оекбаш бәйләргә уйлыйм.
Ул дүшәмбе - аэробикага, өченче яшь мәктәбенә хокукый белем дәресләренә йөри. Атнаның соңгы эш көне "Әдәби җомга" түгәрәгенә багышлана. Болардан тыш, йөзү белән актив шөгыльләнә.
Роза ханымның миллион чәчәге
- Яшелләндерүче булып эшләгәндә миллионлаган чәчәк утыртканмындыр. Алар Балканабад урамнарын бизәде, менделеевлыларга шатлык бүләк итте. Утыртып кына калмадым, чәчәкләрдән композиция, клумба, бордюрлар ясадым. "Дружба-4" бакчачылык ширкәтендәге участогымның күп өлешен чәчәкләр били. Монда аерым кагыйдәләргә таянмыйм - аларны күңел өчен үстерәм. Бигрәк тә гладиолус, хризантемалар яратам.
Роза Хәлиловна дача сезонына әзерләнә башлаган, тәрәзә төпләре кәлшәләр өчен әрҗәләр белән тулган, аларда үсентеләр шытып килә. "Үсенте" - пенсионерлар берлеге каршында ул җитәкләгән клуб та шулай атала. Бакчачылык шөгылен яратучылар сишәмбе көнне бирегә җыела. Роза Йосыпова, тәҗрибәле белгеч буларак, белгәннәрен өйрәтә, хәтта махсус конспектлар төзи, анда чәчәк үстерү өлкәсендәге яңалыкларны язып бара, интернеттан бик оста файдалана.
- Түгәрәккә йөрүчеләр белән орлыклар чәчтек, - ди ул. - Кемдер биек булып үсүче чәчәкләр алып килде, кайберләре - бордюр өчен сортлар. Букетлар бизәү өчен яшел үләннәр, кояш һәм күләгә ярата торган үсемлекләр дә булачак. Ачык туфракка утыртыр алдыннан, бер-беребез белән алмашабыз.
Дөньядагы иң яхшы әни
- Ул безнең иң яраткан, искиткеч әниебез, ярдәмче һәм таянычыбыз, - дип сөйли кызы Лилия. - Аның тормышны яратуы, энергиясе, оптимизмына сокланабыз. Әниебез һәм әбиебезнең озак еллар буена шундый көр күңелле, үз принципларына тугры булып калуын телибез. Юбилеена нәрсә бүләк итәчәкбезме? Әлбәттә инде, чиксез рәхмәтләребезне һәм аның яраткан чәчәкләрен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Роза Хђлиловна