Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме – игътибар

    Менделеевскида яшәүче Пелагея Васильева 90 яшен билгеләде. Пелагея Павловнаны истәлекле юбилее белән башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча урынбасары Александр Белоногов котлады. П.Васильева - сугыш чоры балалары вәкиле. - Безнең балачакны сугыш урлады, - ди ул. - Кече яшьтән авыр хезмәттә үстек, ләкин төшенкелеккә бирелмәдек,...

    Менделеевскида яшәүче Пелагея Васильева 90 яшен билгеләде. Пелагея Павловнаны истәлекле юбилее белән башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча урынбасары Александр Белоногов котлады.
    П.Васильева - сугыш чоры балалары вәкиле.
    - Безнең балачакны сугыш урлады, - ди ул. - Кече яшьтән авыр хезмәттә үстек, ләкин төшенкелеккә бирелмәдек, үҗәтлек һәм тырышлык белән җиңүне якынайттык.
    Шуңа күрә Пелагея Павловна җирдәге тынычлыкның кадерен белә, хәзерге буыннар сугышны белмәсен иде дип тели.
    - Өлкән кешене хөрмәтләвегез өчен рәхмәт, - диде ул кунакларга, - безнең өчен иң мөһиме - игътибар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: