Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар, конкурс!

Хөрмәтле менделеевлылар! Ватан сакчылары көненә «Әти һәм ул Ватан сагында» бәйгесе игълан итәбез. Шартлары - бер гаиләдән хәрби хезмәттә булган барлык буын вәкилләренең (бабай, әти, ул яки уллары) армия фотографияләре һәм аларга кыскача текст. Иң оригиналь язма авторын приз көтә. Безнең бәйгене Камил һәм Рамил Мөхәмәтҗановлар ача. Камил Таһирович хезмәтен...

Хөрмәтле менделеевлылар! Ватан сакчылары көненә «Әти һәм ул Ватан сагында» бәйгесе игълан итәбез. Шартлары - бер гаиләдән хәрби хезмәттә булган барлык буын вәкилләренең (бабай, әти, ул яки уллары) армия фотографияләре һәм аларга кыскача текст. Иң оригиналь язма авторын приз көтә.
Безнең бәйгене Камил һәм Рамил Мөхәмәтҗановлар ача.
Камил Таһирович хезмәтен 1987-89 елларда Венгриядә танк гаскәрләре составында үтәгән.
- Венгрия матур йортлары, төзек парк һәм скверлары белән истә калды, - дип сөйли ул. - Ләкин авылны, аның киңлекләрен, елга һәм урманнарын сагына идем. Казанга очып кайткач, шатлыгыбызның чиге булмады - барысы да кадерле, йөрәккә якын.
Улы Рамил Кораллы көчләр сафларында бер ел гына булган. Саратов өлкәсендә радиация, химик һәм биологик сак гаскәрләрендә хезмәт иткән. Физик яктан яхшы әзерлекле булган, «Шаян» ансамблендә биегән егетне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә Кызыл Мәйданда тантаналы парадта катнашырга сайлап алганнар.
- Парадны телевизордан карадык, улыбызны күреп горурландык, - дип дәвам итә К.Мөхәмәтҗанов. - Ни генә димәсеннәр, элек тә, хәзер дә армиядә хезмәт итү - чын ирләрнең изге бурычы.
Фото һәм язмаларыгызны paradox_12@mail.ru электрон адресына юллый, яки Фомин ур., 20 нче йорт адресы буенча урнашкан редакциягә китерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Ватан сакчылары кљненђ

2
X