Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Ил сагында асыл егетләр

Менделеевлы Илүс Исламов хәрби бурычын Сахалинда үти. Ул ефрейтор, элемтәче. Узган елның июлендә армия сафларына киткән егет Ульяновск шәһәрендәге хәрби частьта дүрт ай уку курслары үтеп, илебезнең ерак төбәгенә җибәрелә. Балачактан чыныгып үсүе аңа климатка тиз ияләшергә ярдәм итә. Солдат тормышы егетне ныклыкка сыный. Илүс 1995 елда Башкортстанның Борай районы...

Менделеевлы Илүс Исламов хәрби бурычын Сахалинда үти. Ул ефрейтор, элемтәче.

Узган елның июлендә армия сафларына киткән егет Ульяновск шәһәрендәге хәрби частьта дүрт ай уку курслары үтеп, илебезнең ерак төбәгенә җибәрелә. Балачактан чыныгып үсүе аңа климатка тиз ияләшергә ярдәм итә. Солдат тормышы егетне ныклыкка сыный.
Илүс 1995 елда Башкортстанның Борай районы Иске Карагыш авылында туа. Малайга өч яшь булганда, гаиләләре Менделеевскига күчеп килә.
- Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә укыган елларда улым балалар сәнгать мәктәбендә сәнгать-эстетика бүлеген тәмамлады. Концертларда, спектакльләрдә катнашты, - дип сөйли 1 нче гимназиядә хезмәт куючы әнисе Альбина Ринафовна. - Тугызынчы сыйныфтан соң Яр Чаллыда автомеханика техникумында өч ел һөнәр үзләштерде. Иминиятләштерү эше факультетын тәмамлап, берничә ай иминиятләштерү агенты белгечлеге буенча "Наско" милли страховкалау кампаниясендә эшләде.
Машина йөртү хокукы алу белән, Илүс "Батыр" спорт мәктәбендәге картингистлар берләшмәсенә йөрүче балаларга автомобильләрдә узышу ярышы оештырырга һәм техниканы төзәтү серләренә өйрәтә.
Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы егет кечкенәдән футбол белән мавыга, кышын чаңгыда йөри, кар белән юына һәм карда яланаяк йөри, җәен Чулман елгасында су коенырга, балык тотарга ярата. Җор телле, шат күңелле, ярдәмчел якташыбызның дуслары да бихисап.
Әтисе - тәҗрибәле шофер, техниканы биш бармагыдай белгән, җиңел машиналарны оста көйләүче Айрат Рамилевич улларын да техника ремонтлау серләренә өйрәтә, аларны кечкенәдән хезмәттә чыныктырып үстерә. Исламовлар илебезнең чын патриотларын тәрбияләгәннәр. Берничә ел элек олы уллары Азат Красноярск өлкәсенең Ужур шәһәрендә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрендә хезмәт итеп кайтты.
Хәзер әти-әнисе Илүсне түземсезләнеп көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары хәрби бурыч