Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Илебезгә Җиңү китерүчеләр

Җиңү көне алдыннан — 4 майда, сугыш, хезмәт һәм укытучылык ветераны, Бәзәкә авылының хөрмәтле аксакалы Зәйнак Әһлиевка 94 яшь тулды.

1944 елда аны бер ай ярым дәвам иткән хәрби җыенга чакыралар. Ноябрьдә армиягә китә. 45нең гыйнварында масштаблы өйрәнүләр үткәрелә, алар белән Жуков командалык итә. Безнең якташыбыз ул вакытта аерым элемтә батальоны радиовзводы командиры була. Җиңү көнен Литвада каршы ала. Аны Кёнигсбергка озатырга тиеш булалар. Каравылда иптәшләре белән алышынырга өлгерми, Җиңү турында хәбәрне ишетә.

Зәйнак Әһлиев: «Анда безне беркем дә тәҗрибәлеләргә һәм тәҗрибәсезләргә бүлмәде: нинди команда бирсәләр, шуны үтәдек, батырлыкны тынычлык һәм мәхәббәт өчен кылдык».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев