Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Илнәттә хезмәт ветераны Ирина Абрамова 90 яшен билгеләде

Ирина Егоровна гомере буена колхозда сыер савучы булып эшләгән. Лаеклы хезмәте өчен ул Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Булачак тормыш иптәше Аркадий Иванович белән алар фермада танышалар һәм тиздән гаилә коралар. Ире көтүче һәм терлекче булып эшли.

— Мин тормышта барысын да күрдем: сугыш, ачлык-ялангачлык, — дип сөйли юбиляр. — Тыныч тормышта яшәүнең кадерен белик. Хәзер ветеранны ике кызы, оныклары, оныкчылары кайгырта һәм тәрбияли.

Туган көне белән Ирина Абрамованы Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев һәм район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендәге делегация котлады. Юбилярга ныклы сәламәтлек һәм имин тормыш теләделәр, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X