Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Илнур Фәрухшин: «Эш ел әйләнәсенә тукталмый»

Аграрийларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин белән әңгәмә кордык.

– Илнур Илдарович, салалылар урып-җыю кампаниясен төгәлләде. Бәйрәмгә нинди нәтиҗәләр белән килдегез?
– Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртекле культуралар 14239 гектарда урылды, агымдагы елда аларның мәйданнары тагын 1672 гектарга арттырылачак. Бөртеклеләрне суктыру 34 мең тонна тәшкил итә, бу узган елдагыга караганда ун мең тоннага артык. Бер гектардан уңыш чыгышы– 25,1 центнер, 2018 елда күрсәткеч 19,25 центнер иде.

– Башка тармаклардагы кебек, авыл хуҗалыгында лидерлар һәм аутсайдерлар бар. Эшне оештыру планында югары күрсәткечләргә ирешүче дип кемне атарга мөмкин?
– Илнур Хәйриев крестьян-фермер хуҗалыгын билгеләп китәр идем, ул бөртекле культураларны иң күп суктыручы – бер гектардан 31,9 центнер. «Камай-Агро»да – Әһлиевлар династиясе, 871 гектарлы мәйданнан 2764 тонна бөртек җыеп алды, уңдырышлылык 31,7 центнер тәшкил итә. Әлеге хуҗалыклар язгы чәчүгә элиталы орлыклар белән тәэмин ителде. Нәкъ менә алар горурланут өчен үрнәк булып торалар. Аграрийлар җирдә әнә шулай – үз күңелләрен биреп эшләргә тиешләр. Сентябрьдә Әһлиевлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына еллык юлламасы тантанасына чакырылдылар.

– Югарыда аталган хуҗалыкларның элиталы орлыклар белән тәэмин ителүе турында әйттегез. Димәк бу – югары уңышлылык факторларының берсе?
– Һичшиксез. Смирнов хуҗалыгында орлыкчылык базасы булуның уңай нәтиҗәсен билгелисем килә Сатып алган 438 тонна орлыкның 176 тоннасы Альберт Марсовичтан юнәтелде. Без киләсе елга орлык материалының репродукцияле составын арттыру бурычын куябыз. Смирновның орлыкчылык хуҗалыгында элиталы орлыклар 218 процент салынган яисә 1200 тонна. Бу чәчү сезоны-2020дә, элиталыларны 22 дән 45 процентка кадәр арттыру мөмкинлеген бирәчәк. Әлеге юнәлештә эш элиталы орлыклар белән 100 процентка кадәр тәэмин ителгәнчегә кадәр дәвам итәчәк. Агроном буларак шуны әйтә алам, бу – югары уңыш алуга нигез.

– Илнур Илдарович, терлекчелек тармагында эшләр ничек тора?
– Агымдагы елда уңай тенденция күзәтелә. Тугыз айда 5354 тонна сөт җитештерелде, бу узган елның шул чорына 107 процент тәшкил итә. 1 октябьргә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 200 булды. 2020 елга Леонтьевлар, Юнысовлар, Сәлимовлар, Хәбибрәхимовлар, Васильевлар, Мәхмүдовлар крестьян-фермерлык хуҗалыкларында терлекчелек продукциясен артыру буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Бер елда районда алты яңа КФХ булдырылды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен субсидия формасында дәүләт ярдәме тәкъдим ителү киләчәктә үсешкә йөз тотуда аз роль уйнамый. Район буенча тугыз айда АПК буенча 45 миллион сумнан артык бюджет средстволары бирелгән. КФХ башлыклары Георгий Харитонов, Гүзәл Антипова, «Доминант» кооперативы рәисе Вадим Сейталиев 14 миллион 421 мең сумга грантлар оттылар. Безнең барлык башлангычларыбызны яклавы өчен район башлыгы Валерий Чершинцевка рәхмәтлебез. Аның йогынтысында 2020 елда Монаш авыл җирлеге территориясендә 410 сыерга сөт комплексы төзелеше планлаштырыла. КФХ башлыгы Динар Әһлиев Камай авылында 200 баш терлеккә ферма төзүгә проект әзерли.

– Кышкы чорга азык белән тәэмин ителеш ничегрәк?
– Бүгенге көндә бер баш шартлы терлеккә 29 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Алмаз Нигъмәтҗанов, «Камай-Агро», «Алтын башак» хуҗалыкларында бу күрсәткеч 45-53 центнер тәшкил итә.

– Илнур Илдарович, һөнәри бәйрәмдә, гадәттә, хезмәттәшләрне котлыйлар. Аларга нинди теләкләрегез бар?
– Бу бәйрәм фидакарь хезмәтләре белән авылның үсешен һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итүчеләр хөрмәтенә үткәрелә. Авыл хуҗалыгында эш ел әйләнәсенә тукталмый. Әлеге вакытта район кырларында җирне сөрү эшләре бара, киләчәк уңышка нигез салына. Барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, оптимизм, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм районның агросәнәгать үсешенә лаеклы өлш кертүләрен телим.

Фото редакция архивыннан архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев