Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Иңнәрендә ил авырлыгын күтәргән

Озакламый 83 яшен тутырачак тыл һәм хезмәт ветераны, фронтовтик толы Зинаида Нечаева тормыштан зарланмый, булганына шөкер итеп яши белә. - Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа тугыз яшь иде. Укытучы булып эшләргә тиешле әтием Александр 1941 елда фронтка китте, Сталинград өчен барган сугышларда һәлак булуы турында хәбәр килде. Әнием Евдокия җилкәсендә...

Озакламый 83 яшен тутырачак тыл һәм хезмәт ветераны, фронтовтик толы Зинаида Нечаева тормыштан зарланмый, булганына шөкер итеп яши белә.
- Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа тугыз яшь иде. Укытучы булып эшләргә тиешле әтием Александр 1941 елда фронтка китте, Сталинград өчен барган сугышларда һәлак булуы турында хәбәр килде. Әнием Евдокия җилкәсендә дүрт бала һәм күзе күрмәүче әбиебез калды. Әни колхоз кырларында җиң сызганып эшләде, урак белән иген урды, - дип искә ала Зинаида Александровна. - Минем дә балачагым хезмәт белән узды, әниемнең уң кулы булырга туры килде, үземнән кечерәк энем һәм сеңелләремне, әбиемне тәрбияләргә булыштым.
Зинаида Менделеевск шәһәренең 1 нче мәктәбендә өч сыйныф тәмамлый.
- Ул вакытта өскә, аякка кияргә юк иде. Аякны пыяла кисеп, мәктәпкә бара алмавым хәтердә, - дип дәвам итә ветеран.
Заводның мичкә ясау цехына төрле вазифаларны үтәүче булып эшкә кергән 17 яшьлек кыз биредә егерме ел хезмәт куя. Халык телендә "бондарка" дип йөртелгән цехта ул агач ышкылап шомарту, аны каты итеп тарттыру, кысып бәйләү, мичкәләргә кыршау ясау һәм тартмалар булдыру өчен тиешле җайланмалар әзерләү, әзер продукцияне дөрес киптерү серләренә өйрәнә. Зинаида Александровна эш тәҗрибәсен яшьләр белән дә теләп уртаклаша. З.Нечаевага Карпов исемендәге химзаводның күкерт кислотасы цехында аппаратчы, склад өчен җаваплы хезмәткәр булып эшләргә туры килә. Фидакарьлеге "Хезмәт ветераны" медале, "Социалистик ярыш алдынгысы" күкрәк билгесе, "Карпов исемендәге химзаводның кадрлар эшчесе" һәм "Коммунистик хезмәт ударнигы" исемнәре, Мактау грамоталары белән бәяләнгән.
- Ә тормыш иптәшем белән кинода таныштык. Дус кызым белән кинога барырга сөйләштек, анда Сергей исемле әлеге егет тә килде. Фильм барышында ул минем кулымнан тотып алды.
- Минем янымда дустым да бар, аның белән сөйләш, - дидем.
- Миңа зәңгәр күзле кыз ошый, - дип җавап бирде.
Сергей Михайлович белән гаилә корып 47 ел бергә яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Галина Менделеевскида яши, Владимир - Чиләбедә, Ольга - Санкт-Петербургта. Газиз балалары, килен һәм кияүләре, җиде оныгы, алты оныкчыгы җыелганда, Зинаида Нечаеваның табыны тагын да түгәрәкләнә, шатлыгы арта.
Ветеран бәйләү, чигү, тегү эшләренә оста, бакчасында мул уңыш, чәчәкләр үстерә, керәшен җырларын һәм биюләрен, такмакларын ярата.
- Физкультура ясыйм, һәр көнне берничә чакрым җәяү йөрим, хәрәкәттә - бәрәкәт, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Зинаида Нечаева