Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Ижёвка авылында яшәүче Тимербай Сафиуллин 95 яшен билгеләде

Күп кенә яшьтәшләренеке сыман Тимербай Гайнатулловичның балачагы җиңел генә узмый.

Сугыш вакытында якташыбызга тылда эшләргә туры килә. Ачлык һәм ялангачлыкны, сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәсендә татый. Сугыштан соң Польшада хезмәт итә. Бар тормышын транспорт йөртүче һөнәренә багышлый, АТПда пассажирлар йөртү буенча намуслы хезмәт куя. Изге күңелле һәм сабыр холыклы Тимербай Гайнатуллович үзен бәхетле кеше дип саный: аның өч баласы, өч оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.
Район башлыгы исеменнән юбилярны Ижёвка җирлеге башлыгы Радиф Ясавиев котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев