Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Кече командир Попов

Александр Ивановичка хәрби форманы җиде ел йөртергә туры килә.

Безнең якташыбыз өчен сугыш 1943 елда башлана. Аны 16 нчы зенит-пулемёт полкы составына беркетәләр.

– Башта тизләтелгән яшь сугышчы курсын уздык, – дип дәвам итә ветеран. – Самолетларның силуэтларын, аерым билгеләрен, курс һәм очыш биеклеген өйрәндек.

Аларның зенит часте стратегик мөһим объект – Истринск сусаклагычын саклый. Попов вазыйфасына, дошман самолёты беленгәндә, җитәкчелеккә аның төгәл координаталарын җиткерү була. Александр Иванович 45нең маеннан соң 1866 нчы зенит артиллерия полкында хезмәт итә. Ул кече командирлар әзерләүче полк мәктәбен тәмамлый һәм педагог сыйфатында мәктәптә калдырыла.

1950 елның 18 октябрендә 1926 елгы чакырылышларны Хәрби көчләрдән демобилизацияләү турында фәрман чыга һәм бүлекчә командиры Попов туган ягына кайта.

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X