Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Халыкара инвалидлар көненә

    21 яшьлек АННА ЗАКУСИЛОВА сәламәтлек мөмкинлеге чикле булуга карамастан ИҖАТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНӘ.

    Аня – беренче төркем инвалид. Туганнан башлап балалар церебраль параличы белән көрәшә, ләкин авыруы аңа иҗат итәргә киртә түгел.

    Анна принцессалар, хайваннар, әкият геройлары турында табышмаклар, мәхәббәт, табигать турында шигырьләр яза. «Чиксез талантлар фестивале» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле яшьләр өчен РЕСПУБЛИКА ПРОЕКТЫНДА катнашканнан соң аның эшләре яхшылар арасына кертелә, “Әдәби иҗат” номинациясендә кубок һәм диплом белән билгеләнә.

    Аннаның хикәясен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

    УРМАН ТАМАШАСЫ

    Яшәгән ди ике дус − Бүре һәм Төлке балалары. Боекмаганнар: уйнаганнар, тәртипсезләнгәннәр. Хайваннар аларга бер мәртәбә генә шелтә ясамаганнар, ләкин болар колакларына да элмәгәннәр. Алар хәтта кош ояларын туздырганнар, агачларны сындырганнар. Бу хәлгә хайваннар түзмәгән, барысы да җыелганнар һәм аларны үзләренең урманнарыннан куганнар.

    Дуслар болын һәм кырлар буйлап йөргәннәр, ләкин аларга нәрсәдер җитмәгән. Чөнки урманга – туган йортларына кайтасылары килгән. Һәм башка урманга барырга карар кылганнар. Нарат урманына килеп җиткәч күңелләре күтәрелгән. Ризык эзли башлаганнар: куян артыннан чабарга, балык тотарга, ояларны туздырырга. Алар менә шулай яңа тормыш башлаганнар. Ботакларны сындырганнар, учак якканнар. Ашыйлар, эчәләр, сикерәләр һәм йокларга яталар, ләкин учакны сүндермиләр.

    – Калсын! –ди Бүре баласы. – Йокларга җылырак булыр!

    Җил чыга, учак янындагы үләнгә ут каба. Ялкын телләре еракка үрмәли башлый. Ул инде агачларга күчә, ә дуслар йоклыйлар, бер нәрсә дә ишетмиләр. Әле ярый биредән аю узып бара. Төтен исен сизеп, дуслары артыннан йөгерә. Барлык хайваннар да җыелалар: бүреләр дә, пошилар да, төлкеләр дә, кабаннар да – ялкынны сүндерә башлыйлар. Көчкә утны сүндерәләр, шул вакытта Төлке һәм Бүре балалары уяна. Карыйлар. Бер нәрсә дә аңламыйлар. Хайваннар алардан сораштыра башлыйлар:

    – Сез кемнәр? – дип сорый Аю. – Ни өчен безгә килдегез һәм тәртип бозасыз? Урманны яндыра яздыгыз бит. Елганы чүпләгәнсез, кошларны куркыткансыз!
    – “Без ялгыш кына», – дип җавап бирә дуслар.
    – Аларны нишләтәбез? – дип сорый Поши. – Бәлкем куаргадыр?
    – Зинһар өчен, безне кумагыз. Үзебезнең урманнан кудылар инде.
    – Ә-ә, шулаймыни! – ди Аю. – Сез үзегезнең урманны да эштән чыгардыгызмы! Әйдәгез, иртәгә җыен уздырабыз һәм Урман Феясен чакырабыз. Аның белән нәрсә эшләргә кирәклеген бергәләп уйларбыз.
    Иртә белән барлык хайваннар янгыннан калган аланга җыелдылар. Кинәт тирә-як яктыра һәм ялтырый – шулай Урман Феясы очып килә. Матур яшел күлмәктә. Ә йөзе игелекле һәм ягымлы:
    – Сез мине чакырдыгызмы, дусларым минем?
    – Әйе, Урман Феясы. Бездә бәла, – ди Аю.
    – Урманыбызда яңа яшәүчеләр барлыкка килде, Бүре һәм Төлке балалары. – Шундый хулиганнар, тәртип бозучылар. Чак кына урманны яндырмадылар, – ди Куян.
    –Аларны ни эшләтергә, Урман Феясы? – дипсорый Поши.
    Фея Төлке һәм Бүре балаларына карый. Аларга оят булып китә.
    – Башка алай эшләмәячәкбез, – диде алар бертавыштан.
    – Әлбәттә эшләмәячәксез, – диде Фея. – Мин аланны торгызырга кирәк дип уйлыйм. Аны янган агачлардан чистартырга, җирне казырга һәм яңа агачлар утыртырга тәкъдим итәм. Ә елгачыкны чүп-чардан арындырырга кирәк. Әгәр дә боларның барысын да эшләсәгез, сезне үзебезнең урманда калдырачакбыз. Ризамы?
    – Риза, – дип җавап бирәләр дуслар.
    Һәм менә җәнлекләр йортларына таралыштылар. Фея үз эшләре буенча оча, хулиганнар эшкә керешәләр. Баштарак теләмичә генә башлыйлар. Бик авыр була, эшләргә гадәтләнмәгәннәр шул. Бераздан шулкадәр мавыгалар, аланны чистартканнарын сизмиләр дә. Икенче көнне Аю көрәкләр алып килә. Җирне казып агач утырта башлыйлар. Алан матурлана. Бүре һәм Төлке балалары шатланалар.
    – Ниһаять, булды бугай, – ди Бүре баласы. – Феяга күрсәтергә мөмкин.
    – Ничек булды? – ди Төлке баласы. – Инешне чүп-чардан арындырмадык бит әле. Бөтен җәнлекләр дә җыелганчы, йөгерик.
    Бераздан чүп-чардан чистарган инеш кояшта ялтырый. Шунда җәнлекләр дә җыелалар. Барысы да дусларны мактый башлыйлар. Тиздән Фея да очып килде. Яшь үсентеләр утыртылган матур аланны һәм чиста инешне күреп, бик тә канәгать кала, Бүре һәм Төлке балаларын мактый хәтта.
    – Афәрин! – ди Фея. –Теләсәгез, булдыра аласыз бит. Урман җәнлекләре, аларны кичерәбезме соң хәзер? Урманыбызда калдырабызмы ?
    – Урманны юкка чыгармаска вәгъдә бирсәләр калдырабыз, – диләр җәнлекләр.
    – Вәгъдә бирәбез. Башкача урманда хулиганлык кылмаячакбыз.
    – Ярар, яхшы, – ди Урман Феясы. – Дус яшәгез, үз урманыгызны саклагыз – бу сезнең йортыгыз. Ә мин эшләрем буенча очам. Ә хайваннар бердәм һәм тату булып Төлке һәм Бүре балаларына өй эзләргә китәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: