Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Хезмәт фронты геройлары

    Ижёвкада тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырдылар.

    Алар лаеклы бүләкләрне Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында алдылар.

    Хөрмәтле ветераннар әле дә сафта, авылның иҗтимагый тормышыннан читтә калмыйлар.

    93 яшьлек Фәүзия Сәфәрова бик теләп бакчада эшли, үзенчәлекле рецепт белән коймаклар пешерә, гаиләсен генә түгел, күршеләрен дә сыйлый.

    – Дәү әниебез – бәхет талисманы, – ди оныгы Ильвина, – безне саклый, тормыш зирәклекләренә өйрәтә.

    Тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре белән медальләрне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм җирлек башлыгы Нина Сергеева тапшырдылар, аларга оптимизм, сәламәтлек һәм рух көрлеге теләделәр.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: