Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде

Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.

– Ул вакыттагы завод директоры Лаздат Файрушинга, хезмәттәшләрем Вера Мөхәмәтшинага, Роберт Егоровка һәм башкаларга ярдәмнәре, фәһемле киңәшләре өчен рәхмәтлемен.

Раиса Ивановна утыз елдан артык заводта эшли, ике мәртәбә «Лаеклы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Химик предприятиегә әнисе эзеннән кызы Әлфия килә, хәзер династияне оныгы Елена дәвам итә.

– Раиса Ивановна һәрвакыт җәмәгать тормышының авангардында, – дип сөйли «Карповчы» ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова. – Ул подъездагы тәртип торышын тикшерә, ишегалды чараларында катнаша, туганнарын, якыннарын һәм дусларын игътибарсыз калдырмый: аларның туган көннәрен исендә тота, сюрпризлар ясарга ярата. Аның йортында һәрвакыт чиста һәм пөхтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X