Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Химик Евгения Гудовских

Химия сәнәгатендә эшләү – хатын-кыз эше түгел дип кем әйткән? Л.Я Карпов исемендәге химзаводның барий һәм магний сульфатлары җитештерү цехы начальнигы урынбасары Евгения Гудовских үзе дә андый һөнәрне көтмәгәндә сайлавын билгели.

Дөресрәге, ул химия предприятиесендә хезмәт куйган әтисе һәм дәү әтисе, икесе дә Александр, юлыннан китә.

– Башта техникум тәмамладым, соңрак химия-технология университетын. Һөнәрнең нечкәлекләренә лаборант буларак төшенә башладым, аппаратчы, смена мастеры булдым, хәзер технолог, технологик процессларны контрольдә тотам, – дип сөйли язмабыз герое.

Химиклар турында язу җиңел эш түгел. Мәгариф, мәдәният, медицина хезмәткәрләреннән аермалы буларак, алар аз һәм конкрет сөйлиләр. Евгения Гудовскихка хас сыйфатлар – таләпчәнлек һәм эшлеклелек.

– Коллективта 70тән артык кеше, – дип билгели Евгения Александровна. – Эш катлаулы, шул ук вакытта кызыклы. Продукциянең сыйфаты уртак тырышлыкка бәйле.

Евгения үз эшенең остасы, беренче остазы, таләпчән технолог Венера Мостафина турында да әйтте.

– Аңарда продукцияне җитештерү һәм сатуның барлык нечкәлекләрен белүгә нигезләнгән сәламәт амбиция иде, – дип ассызыклый Е.Гудовских. – Үз алдына куелган бурычларны гамәлгә ашыруны уңышлы башкара, заводлылар белән уртак тел таба, җитештерелгән продукцияне кулланышка кертү алымнарын яхшы белә.

Бу күркәм ханымның ышанычлы тылы – гаиләсе. Тормыш иптәше Владимир, балалары Ксения, Александра һәм Дмитрий һәрвакыт Евгения Александровнаның эшеннән хәбәрдарлар. Алар кадерле кешеләрен һөнәри бәйрәме белән котлыйлар, иң изге теләкләрен юллыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев