Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Курку – аңа хас сыйфат түгел

Бүген заводыбызның иң яшь җитәкчеләренең берсе - баш энергетик урынбасары Эдуард Николаев турында сөйләргә телибез. Ул Минзәләдә урта мәктәпне тәмамлагач, Казан энергетика институтына керә. Өченче курста укыганда ук, һөнәренең үзенчәлекләренә төшенү өчен, электромонтажчы булып эшли. Эдуардның хезмәт биографиясе Менделеевскида 2010 елда Карпов исемендәге химзаводның электр цехында энергия челтәре һәм подстанцияләрнең...

Бүген заводыбызның иң яшь җитәкчеләренең берсе - баш энергетик урынбасары Эдуард Николаев турында сөйләргә телибез.
Ул Минзәләдә урта мәктәпне тәмамлагач, Казан энергетика институтына керә. Өченче курста укыганда ук, һөнәренең үзенчәлекләренә төшенү өчен, электромонтажчы булып эшли.
Эдуардның хезмәт биографиясе Менделеевскида 2010 елда Карпов исемендәге химзаводның электр цехында энергия челтәре һәм подстанцияләрнең өлкән мастеры буларак башлана. Кыска гына вакыт эчендә ул үзен эшкә сәләтле, грамоталы белгеч итеп күрсәтә. Үз-үзенә ышанычы, яхшы оештыру сәләте булган шәхес коллегалары арасында абруй казанып өлгерә, озакламый завод җитәкчелеге Э.Николаевка электр цехы начальнигы вазифасын тәкъдим итә. Эдуард Валерианович коллективны бер команда итеп туплый, цехта дисциплина яхшыра. Үз-үзенә таләпчән җитәкче буларак, ул шәхси үрнәге белән дә тәрбияли.
Бетмәс-төкәнмәс энергиясен һәм яхшы оештыру сәләтен күреп, завод җитәкчелеге Э.Николаевны электр цехы начальнигы вазифасыннан азат итми генә, баш энергетик урынбасары итеп билгели. Ул коллектив һәм администрация алдында җаваплылыкны аңлый. Әмма курку - аңа хас сыйфат түгел. Эдуард Валерианович бу йөкне дә намус белән алып бара. Икенче ел рәттән "Ел җитәкчесе" исеменә лаек дип табылуы шуны дәлилли.
Э.Николаев күптән түгел 30 яшен билгеләде. Бу әле зур казанышларга ирешү, карьера үсеше, шәхес буларак камилләшү чоры гына. Коллегабызга барлык башлангычларында уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Эдуард Николаев