Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Кызыл галстук – узган еллар истәлеге

Узган якшәмбедә пионерлар хәрәкәте ветераны Илсөяр Галимҗановна Әхтәмова зур гаиләсе белән түгәрәк өстәл артында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. - Мин бәхетле кеше, - ди И.Әхтәмова, - яраткан эшемә 40 елдан артык гомеремне багышладым, ирем белән өч кыз үстердек. Һәркемгә шундый олуг юбилеен үз аягы белән йөреп каршыларга язсын. Илсөяр...

Узган якшәмбедә пионерлар хәрәкәте ветераны Илсөяр Галимҗановна Әхтәмова зур гаиләсе белән түгәрәк өстәл артында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
- Мин бәхетле кеше, - ди И.Әхтәмова, - яраткан эшемә 40 елдан артык гомеремне багышладым, ирем белән өч кыз үстердек. Һәркемгә шундый олуг юбилеен үз аягы белән йөреп каршыларга язсын.
Илсөяр Галимҗановна яшьлек елларыннан ук оптимист, үз-үзенә ышанучан, ташып торган энергияле булуы белән аерылды. Ә тагын - күпкырлы таланты белән. Казанда үзешчәннәр смотр-конкурсында Бондюг вокалчысы жюрида шулкадәр нык тәэсир калдыра, озакламый аңа имтихансыз консерваториягә укырга керергә чакыру килә.
- Әмма бу чакыруны әти хәтта әнигә дә күрсәтмәгән, - дип искә ала кызлары.
Шунлыктан Илсөяр Галимҗановна үзен сәхнәгә түгел, ә пионерлар белән эшләүгә багышлый.
1957 елда мәгариф бүлеге тәкъдиме буенча ул эшен нульдән башларга кирәк булган Пионерлар йортын җитәкли.
- Беренче вакытта мәктәпләр ярдәм итте - кем өстәл, кем урындык бирә. Аннан Карпов исемендәге химия заводы булышлыгы белән пианино, тынлы һәм кыллы оркестр өчен инструментлар алдык һәм эшне башлап җибәрдек, - дип сөйли ветеран.
Кечкенә агач бина Бондюг балалары өчен актив һәм кызыклы тормыш үзәгенә әйләнә. Биредә 60тан артык түгәрәк гамәлдә була - музыка, спорт, техник, туристлык, бию... Аларны Л.Волков, П.Малков, Ш.Сабиров, И.Сажин, Р.Хөсәенова, И.Усманов һ.б.лар алып бара. Түгәрәкләрнең филиаллары бар мәктәпләрдә эшли. Моннан тыш, Пионерлар йорты үзешчән сәнгать смотрлары, слётлар, металлолом һәм дару үләннәре җыюны, тимурчылар хәрәкәтен, педагоглар өчен семинарлар, Советлар Союзы шәһәрләре буйлап экскурсияләр оештыра.
Илсөяр Галимҗановнаның шәкертләре искә алуынча, аңа еш кына үҗәтлек һәм тәвәкәллек күрсәтергә туры килә, чөнки аның җилкәсендә шундый зур җаваплылык ята.
Шулай бервакыт менделеевлылар төркеме төнлә Киевка килеп төшә. Балаларны беркем каршы алмый, барыр җир юк. И.Әхтәмова партия комитетына шалтырата, һәм озакламый аларны урнаштыру проблемасы хәл ителә.
- Әниебез эше белән яшәде, - дип искә ала кызлары Лилия, Эльмира, Диләрә, - аңа якынарк булыр өчен, без бар түгәрәкләргә дә йөрдек.
Энергияле, зәвыклы ханымның кызыл галстуклы образы күп менделеевлылар өчен пионерия белән бәйле балачак хатирәләренең аерылгысыз өлеше булып тора.
Илсөяр Галимҗановнаның биографиясендә Пионерлар йорты - иң якты сәхифә, ләкин бердәнбер түгел. Сугыш елларында ул Балалар йортында Ленинградтан эвакуацияләнгән сабыйларны тәрбияли, Актаныш районында мәгариф бүлеген җитәкли, 3 нче мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта, мәктәп-интернатта эшли.
Җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгы дәү әниләрен ихластан яраталар һәм хөрмәт итәләр, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр.
Юбилей көнендә ветеранны район җитәкчесе урынбасары Константин Макаров һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфия Салаватуллина котладылар. Россия Президентының исемле открыткасы һәм район җитәкчелегеннән бүләк И.Әхтәмова өчен күңелле сюрприз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск юбилей Менделеевск яналыклары