Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Любовь Калягина: “Эшемдә гаиләм ярдәм итә”

Бүген бездә кунакта - Монай авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Любовь Калягина. Яшь, инициативалы, иҗат идеяләре белән янучы, әйләнә-тирәдәгеләрне позитив белән рухландыручы - болар барысы да аның турында. Без Надежда белән читтән торып таныш идек - Мин Алабугада тудым, балалар бакчасында тәрбиячем хәзерге Монай мәдәният йорты директоры Надежда Бакаеваның әнисе...

Бүген бездә кунакта - Монай авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Любовь Калягина. Яшь, инициативалы, иҗат идеяләре белән янучы, әйләнә-тирәдәгеләрне позитив белән рухландыручы - болар барысы да аның турында.

Без Надежда белән читтән торып таныш идек
- Мин Алабугада тудым, балалар бакчасында тәрбиячем хәзерге Монай мәдәният йорты директоры Надежда Бакаеваның әнисе иде. Шулай итеп мин Надя белән читтән торып балачактан таныш. Әнием Татьяна Петровна тумышы белән Иске Гришкиннан, әтием Иван Евдокимович - Монайдан. Җәйге каникулларымны Менделеевск районында үткәрергә ярата идем.

Биюгә мәхәббәт
- Хореография белән мәктәптә үк шөгыльләнә башладым, чынлап торып АДПУда мавыктым. Безне, биюне яратучыларны, "Шаян" ансамбле чыгарылышы Юлия Данилова үз янына җыйды. Хәзер клубта бер үк вакытта хореограф булып та эшлим. Ә һөнәрем буенча тел белгече. Бу ике профессия бер-берсен тулыландыра. Чөнки балаларны биюгә өйрәткәндә мин аларда сәнгатькә, матурлык дөньясына мәхәббәт тә тәрбиялим.

Барлык юллар да клубка алып бара
- Шулай туры килде, Менделеевск минем өчен икенче ватаныма әверелде - биредә язмышымны очраттым. Монайда клуб төзелеше башлангач, анда эшләргә хыяллана идем. Түзмәдем, мәдәният йортына авырлы чакта ук килдем. Ул 12 ноябрьдә ачылды, тагын ике атнадан, Әниләр көненә, без беренче концертны куйдык. Шунда минем читтән торып танышым Надя җитәкчем Надежда Александровнага әверелде. Безгә китапханәче Надежда Ахмедова да кушылды. Хәзер без команда! Идеяләр уйлап табабыз, планнар төзибез, кешеләрне җәлеп итәбез, программалар өстендә эшләп кенә калмыйбыз, һәр концертны, тематик чараны үзенчәлекле итеп бизибез дә.

Тормыш кайнаган урын
- Монайда озак еллар клуб булмаган. Шуңа күрә, ачылганнан соң, халыкның буш вакытын оештыру белән проблемалар булды. Хәзер бездә тормыш чишмә булып ургый. Иң кечкенә монайлылар өчен "Сладкоежка", барлык теләүчеләр өчен "Азарт" бию ансамбльләре гамәлдә. "Монай" керәшен ансамбле фольклор буларак оештырылган иде. "Без җырларга гына түгел, биергә дә телибез!", - диделәр катнашучылары. Хәзер алар белән, ә ансамбльнең составында зурлар, хореография серләренә төшенәбез. Яшьләр өчен тематик кичәләр, фильмнар карау, дискотекалар үткәрәбез. Без үз согыбызда гына кайнап калмыйбыз, район концертларында, халык иҗаты фестивальләрендә дә чыгышлар ясыйбыз.

Идеяләр генераторы
- Һичшиксез, безнең республикада һәм районда мәдәниятне үстерү өчен күп эшләр башкарыла. "Авыл клублары" программасы буенча мәдәният йорты төзүгә йогынтылары өчен район җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез. Тагын идеяләр генераторы - җирлек башлыгы Артём Мессеевка. Ул безнең барлык башлангычларыбызда ярдәмче, финанслар белән генә түгел, креатив идеяләр, эшлекле киңәшләр белән дә. Шулай ук балаларының эстетик тәрбиясе белән кызыксынучы әти-әниләрне дә билгеләп китәр идем.

Эшемдә гаиләм ярдәм итә
- Тормыш иптәшем Михаил мәдәнияттән ерак кеше, һөнәре буенча төзүче. Ләкин ул мин сайлаган юлны тулаем хуплый, миңа төрле яклап ярдәм күрсәтә. Өч яшьлек улым Владислав авыл клубы турында ишетеп кенә белми.

Любовь һәм Ватан-ана
Любовь Калягина Җиңү көнен бәйрәм иткәндә Ватан-ана ролен башкарды.

- Җаваплы роль иде, - дип сөйли ул. - Көзге каршында репетиция ясадым, дулкынландым. Менделеевлылар фикере буенча, бурычымны башкарып чыктым дип уйлыйм.
Бу чыннан да шулай. Чөнки яшь, энергияле, иҗади яктан сәләтле Любовь Ивановна башкара алмаслык бурычлар юк!

Безнең геройга блицсораулар:
Ел фасылы икән, ул?
- Яз, аеруча май, табигать чистарган һәм яңарган чор.

Яраткан шөгылегез?
- Ничек кенә баналь яңгырамасын, ашарга пешерү.

Тормыш девизыгыз?
- Һәрвакыт үсештә булырга, чөнки камиллекнең чикләре юк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев