Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевлы Екатерина Краснова 95 яшен билгеләде

Тыл хезмәтчәне котлаулар кабул итте.

Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәт куюы өчен рәхмәт сүзләрен Екатерина Михайловнага башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров, ветераннар Советы һәм «Посёлок» ТИС рәисләре Лариса Кривилёва һәм Екатерина Кузнецова юлладылар.
Хөрмәтле юбилярның сәламәтлеге бераз какшаган. Хәзерге вакытта аны улы Константин Геннадьевичның гаиләсе тәрбияли.
Аларның сүзләренчә, әниләре хезмәт сөючән булган. Кече яшьтән хуҗалыкта әти-әнисенә ярдәм итә башлаган. Кулакларны бетерү елларында гаиләне Чиләбегә озаталар.
Сугыштан соң кече ватаннары булган Бөрешлегә кайталар, ә аннан соң поселокта йорт сатып алалар, бүгенге көндә дә шунда яшиләр.
Тыныч тормышта Екатерина Михайловна ОРСта эшли, аннан соң шәһәр газында хезмәт куя һәм шуннан лаеклы ялга чыга.
Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияли. Тыл хезмәтчәненең нәселен алты оныгы һәм унөч оныгы дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев