Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевлы Иван Колпаков 95 яшен билгеләде

Безнең якташыбыз ТР Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре санала.


Иван Константинович гомер буена авыл хуҗалыгы техникасында эшләгән, аңа гына хас булган сыйфатлар – аек акыл, кызыксынучанлык, җаваплылык һәм тәртип.

"Әти, чын ир-атка хас булганча, йорт төзеде, агач утыртты, җәмгыятькә лаеклы балалар үстерде, – дип сөйли кызы Галина Ивановна, – аның өчен гаилә кыйммәтләре һәрвакыт беренче урында булды һәм безне дә туганнар, якыннарны хөрмәт итәргә өйрәтте".

И. Колпаков һәр техниканы биш бармагыдай белә, ватылган урынын катлаулы булуга карамастан, бик тиз төзәтә. Куллары алтын, диләр аның турында. Хезмәте күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән, «ТР Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре» исеме бирелгән.
Юбилей көнендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарыКонстантин Макаров, ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм «Карповчы» ТИС рәисләре Лариса Кривилёва һәм Гөлсинә Заһретдинова булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев