Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевлы Маргарита Горбунова 90 яшен билгеләде

Ул – РФ халык агарту отличнигы, тыл хезмәтчәне. Маргарита Петровна хезмәт эшчәнлеген Карпов исемендәге химзаводның производство бүлегендә башлый. Яшь хезмәткәрнең математика юнәлешендә сәләтен күреп алган өлкән остазы киңәше буенча Алабуга пединститутын тәмамлый.

Укытучы һөнәренә юбиляр киләчәктәге бар тормышын багышлый, зур тормыш юлына берничә буын укучыларын озата, алар яраткан остазларын онытмыйлар, бәйрәмнәрдә һәм юбилеенда ихластан котлыйлар.
Маргарита Петровна хәзерге көндә дә сафта, оптимизмы ташып тора. Аның йөзеннән эчкерсез елмаю китми. Янәшәдә кызы Светлана, өч оныгы, ике оныкчыгы. Һәм бәхетле әни һәм әби.
Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм «Бондюжский» ТИС рәисләре Лариса Кривилёва һәм Рәмзия Әхмәдиева котладылар, Россия Президенты Владимир Путин һәм район җитәкчесе Радмир Беляев исеменнән открытка, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X