Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевлы Нәҗип Фатыйхов 90 яшен билгеләде

Район халкы Нәҗип Мөниповичны «Татарстан бондюглылары» китаплары авторы буларак белә.

Үзенең җыентыкларында ул йөзләгән заводлыны, химиклар династияләрен, күренекле якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерде. Һәм юбилярның йортында әлеге китаплар өчен махсус урын бирелгән.

– Мин гомер буена Л.Карпов исемендәге химзаводта эшләдем, – дип сөйли Н.Фатыйхов. – Лаеклы ялга чыканнан соң төрле һөнәр ияләре булган бондюглылар, буыннар, милләтләр турында язарга ниятләдем. Әлеге китаплар берүк вакытта документаль да, тарихи да булдылар. Алар безнең оныклар һәм оныкчыкларыбызга хәтер китабы булыр дип ышанам.

Истәлекле көне белән ветеранны район башлыгы ярдәмчесе Сергей Метальников, ветераннар Советы һәм «Карповчы» ТИС рәисләре Любовь Сорокина һәм Гөлсинә Заһретдинова котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X