Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевлы Рәзифә апа Нәбиева 90 яшен билгеләде

Рәзифә Нәбиева тумышы белән Башкортостаннан. Дүртөйледә аның сугыш чорына туры килгән балачагы узган.

– Ир-атларны беренче көннәрдән үк фронтка алдылар, торак пункт бушап калды, – дип искә ала ул. – Без өлкәннәргә ярдәм иттек, 15 яшь тулгач безне, бер төркем кызларны, торф эшенә вербовать иттеләр.



Рәзифә Сәетовна чит җирләрдә унбиш ел гомерен уздыра, аннан соң тормыш иптәше белән Ташкентка күченә һәм кирпеч заводына эшкә урнаша.

– Авыр кул хезмәте үзен сиздерә, – ди ветеран, – буыннар сызлый, ләкин мин төшенкелеккә бирелмим, һәрвакыт юлдашым җыр булды, бүген дә шулай.
Һәм шаян татар җырын көйли башлый.

– Мин дәү әнинең бишек җырларында үстем, – ди оныгы Регина.

Р.Нәбиева егерме ел элек Менделеевскига күченгән, биредә балалары, оныклары һәм оныкчыклары кайгыртуында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев